Казанда йөк поезды хатын-кызны бәрдергәннән соң тикшерү башланган

Ул тимер юл аша тиешсез урыннан чыкканда поезд көпчәгенә егылган
Россия Тикшерү комитетының төбәкара транспортта тикшерү идарәсе (МСУТ) Казанда тимер юлның 804нче чакрымында булган хәлнең сәбәпләрен тикшерә.

Ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 11 апрель кичендә 2896нчы йөк поезды бер хатын-кызны тимер юл аша тиешсез урыннан чыккан чагында бәрдергән. Аны хастаханәгә озатканнар. Табиблар фаҗигагә юлыккан хатын-кызның аяк табанын кисәргә мәҗбүр булган.

Поезд машинисты фаҗигадән котылып калу өчен “экстренный” тормозга баскан, бик каты сигнал биргән, ләкин барыбер буласы булган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикәшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затларның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк.


Фикер өстәү