Татарстанда җәяүле ир-ат тимер юл аша чыкканда, смартфонына карап, поезд астында калган

Кичә Татарстанда бер ир-ат поезд астында калып һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәренә таянып яза.

Ведомствоның башлангыч мәгълүматларына караганда, фаҗига Куйбышев тимер юлының Чапаевск тимер юл станциясеннән ерак булмаган урында – 1081нче чакрымда килеп чыккан. Ир-ат смартфонында нәрсәдер эшли-эшли тыелган урыннан тимер юл аша чыкканда харап булган.

Йөк поезды машинисты, ничек кенә тырышса да, фаҗигане булдырмый кала алмаган.
“Ир-ат поезд астында калып шундук һәлак булган”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү