Чит ил агенты дип игълан ителгән җырчыларны тыңларга, блогерларны карарга ярыймы?

Чит ил агенты дип игълан ителгән җырчыларны тыңларга, блогерларны карарга ярыймы? Бер укучыбыздан әнә шундый эчтәлектәге сорау килде.

Без исә бу сорауны «ВТ» юристы Булат Закировка юлладык. Шулай итеп:

– Чит ил агентларының җырларын тыңлау хокук бозу булып саналмый. Аларның эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы канун тыңлаучыларга\тамашачыларга теге яисә бу видео, клип, җырның чит ил агенты тарафыннан әзерләнгәнлеге турында хәбәр ителүенә генә юнәлдерелгән.

– Чит ил агенты булып саналучының җырларын халык алдында яңгыратырга мөмкин, ләкин алдан тиешле белдерү ясалырга тиеш. Андый белдерү ясамаган кеше административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.


Фикер өстәү