Рәмзия Әхмәдуллина: «Сагынуыма дәва юк»

Казанда яшәүче Рәмзия Әхмәдуллина моннан бер ел ярым элек ирсез калган. Бергә яшәгәннәренә 25 ел тулырга 12 көн кала, Рифаты мәңгелеккә китеп бара. Авырып, хастаханәгә эләккән ирне бөтен кеше аякка басар дип өметләнә. Табиблар чирен белми аның. 4 ай буена диагноз куя алмыйлар. Тикшерә торгач, бик сирәк очрый торган кан авыруы икәнен беләләр. Рифатның нибары 2 ай гомере калган була.

– Мин аны башта бик үз итмәгән идем. Мин – авыл кызы, ул – шәһәр малае. Әмма аралаша торгач, үзгәрдем. Бик яратып, ике елдан кияүгә чыктым. Икебезгә дә 21 генә яшь. Ул чакта өйдә әти белән әни, иремнең абыйсы белән хатыны, аларның баласы бар иде. Бергә яши башладык. Шулкадәр тату тордык. 2 ел эчендә ник бер сүзгә килик. Шул йортта безнең олы улыбыз, абыйларның тагын бер баласы туды. Әни яхшы кеше булды. Әти бик булдыклы иде. Юклык заманы, каенатам бар әйберне таба. Әни исә, нәрсә ашыйсыгыз килсә, шуны пешерегез дип кенә торды. Бер мохтаҗлык кичермәдек, – дип искә ала Рәмзия. – Олылар ни әйтсә, шуны тыңладык. Татулык сере шунда булгандыр. Эшне бергәләп эшләдек. Килендәшем белән беребез керне юса, икенчебез чайкар иде. Әти белән әни үз йортларында яшәгәч, сыер да асрадылар. Сава идек. Бер дә эштән курыкмадык. Әле алар гаиләсендә акча тоту да башкача иде. Хатын-кыз үзе эшләгәнне тота, ирләр гаиләгә алып кайтып бирә. Әти белән әни балаларын бик дөрес итеп тәрбияләгән иде.

2 елдан соң әтиләре Рифат белән Рәмзиягә үз урамнарыннан иске генә йорт сатып алып бирә. Яшьләр шунда яши башлый. Икенче уллары туа.

– Бәхетле чакларыбыз. Без Рифат белән ир һәм хатын гына түгел, дуслар да идек. Бик күңелле яшәдек. Бөтен эшне бергә эшләдек. Балаларны да төрле чараларга йөртеп тордык, үзебез дә театр-концертларны калдырмадык. Ирем ел саен Кара диңгезгә алып барыр иде. Эшен дә эшләдек. Безгә көн яктысы җитмәс иде. Үзебезгә яңа йорт салып чыктык. Шул йортта кызыбыз туды, – ди Рәмзия.

Тормышларының бик матур түгәрәк чагында ишекләрен хәсрәт шакый. Уллары өйләнергә дип йөргән вакыт була. Әмма Рәмзия үзендә көч таба. Бер ел эчендә ике улын башлы-күзле итә. Кеше алдында еламаска да өйрәнә. Туй-никах вакытларында балаларына әти дә, әни дә була. Изге теләкләрен җиткерә.

– Балалар безнең матур яшәгәнне күреп үсте. Үзләре дә гаиләләрен саклап яшәсеннәр иде. Әтиләре алар белән горурланадыр. Миннән дә ризадыр. Әти белән әни дә бик яратып каршы алып тора. Алар янында үземә дә рәхәт, – ди Рәмзия. – Оныгым туды. Кечкенә кызыбыз – мәктәп баласы әле. Аны кеше итәсе бар. 47 яшемдә һөнәр алыштырдым. Тормыш дәвам итә.


Фикер өстәү