Шәүвәл ае башлана. Аны ничек уздырырга?

Рамазан ае тәмамлануга, шәүвәл ае башлана. Бу айда мөселманнарга алты көн ураза тотарга киңәш ителә. Хәдисләрдән аңлашылганча, рамазан аенда фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен дә уразада уздырган кешегә бик күп савап языла.

Шәүвәл ае уразасының үзенчәлекләре турында «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән сөйләштек.

Шәүвәл ае уразасы турында без ниләр белеп торырга тиеш?

– Шәүвәл ае – рамазаннан соң килүче тагын бер изге аебыз. Бу айда мөселманнар күбрәк гыйбадәт кылырга, игелек эшләргә тырыша. Аның турында пәйгамбәребез: «Кем дә кем ураза аенда ураза тотканнан соң шәүвәл аенда ураза тотса, ел буена ураза тоткан кебек булыр», – дигән. Шул рәвешле аңа ел буе ураза тоткандагы кадәр әҗер-савап языла. Бу изге айда ураза тоту да өстебездә бурыч сыман тора.

Шәүвәл ае уразасының фазыйләтләрен дә аңлатып китсәгез иде.

– Шәүвәл аенда тоткан уразасының беренче көне өчен кешенең кырык еллык гөнаһы ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә гамәл дәфтәрен ул кешенең уң кулына бирер. Ул кешегә Аллаһы Тәгалә оҗмах ияләреннән кырык хөллә кидертер. Аңа кырык дәрәҗә бирелер. Икенче көн ураза тоткан өчен җитмеш хаҗ савабы язылыр. Өченче көн ураза тоткан өчен ике йөз шәһит савабы язылыр. Бу кешенең каберен һәр көнне йөз фәрештә зиярәт кылыр, кыямәт көнендә бу кеше өчен изгелекләр язылыр. Дүртенче көн өчен Аллаһы Тәгалә бу кешенең дөнья һәм ахирәт хаҗәтләреннән җитмеш хаҗәтен үтәр. Һәр көнне бу кеше өчен җитмеш мең фәрештә мәгъфирәт теләр, ягъни: «Йа Рабби! Бу бәндәнең гөнаһысын ярлыка», – дип дога кылырлар. Бишенче көн өчен Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итәр. Ул кешенең кабер газабын күтәрер. Кыямәт көнендә бу кешенең йөзе нурлы булыр. Алтынчы көн өчен бу кешегә Аллаһы Тәгалә алтмыш ел ураза савабын язар. Әгәр кеше шушы арада вафат булса, шәһит булып китәр.

Шәүвәл ае уразасын казага калдырып тотарга рөхсәт ителәме?

– Шәүвәл ае уразасы – сөннәт, шуңа күрә ул казага калдырылмый. Бу уразаны ай башында, уртасында, ахырында тотсаң да, ай дәвамында алтыга бүлеп тотсаң да ярый. Иң мөһиме – моны шәүвәл ае тәмамланганчы эшләргә кирәк.

Кешенең калган уразалары булса, башта кайсын тотарга кирәк: казага калган уразаларны тотып, аннары шәүвәл уразасын тотасымы? Әллә киресенчә эшләргә кирәкме? Кешенең ураза тотмаган көннәре бер айга якын булса, аны казага калдырып тоткач, тагын алты көнне тотканчы, шәүвәл ае үтеп китә. Бу очракта казага калдырып тоткан шәүвәл ае уразасы кабул булачакмы?

– Әйткәнемчә, шәүвәл ае уразасы ул – сөннәт. Бу айның беренче көне Ураза гаетенә туры килә, ул көнне ураза тотылмый. Гаеттән соң икенче көнне исә шәүвәл уразасын тота башларга мөмкин. Рамазанда казага калган көннәр булса, башта ул айда тотылмыйча калган уразаны тотып бетерергә кирәк. Бу бурычны кайтарганнан соң гына без шәүвәл аендагы сөннәт уразаны үти алабыз. Дөрес, кеше башта шәүвәл уразасын тотып, аннары рамазан аеннан калган фарыз уразаны тотса да зыян юк. Ләкин бу очракта фарыз уразасы утыз көнгә тулып бетмәү сәбәпле, ураза тотучы кеше бер еллык савапка ия булмаска мөмкин.

 

Шәүвәл ае уразасы нияте һәм догасы

Сәхәр ашап бетергәч, нәфел уразасына ният кылына:

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә фи шәһри шәүвәл минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».

«Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр».

Авыз ачу догасы:

«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».

«Йа Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә нәфел уразасы тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йа Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу ит».

 


Фикер өстәү