Ураза турындагы 9 сорауга ҖАВАП

Рамазан ае бик үзенчәлекле чорга – дөньяда коронавирус эпидемиясе таралган вакытка туры килде. Элеккечә мәчетләрдә җыелышып авыз ача, тәравих намазлары укый алмыйбыз; чир таралмасын, беребездән беребезгә күчмәсен өчен, өйдә утырырга мәҗбүрбез. Кемнәр рамазан аенда ураза тотарга бурычлы, нинди очракларда тотмасаң да була? Өйдә утырырга мәҗбүр булган шартларда фытыр сәдакасын ничек бирергә? Сораулар белән башкалабыздагы «Иске таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт ЮНЫСка мөрәҗәгать иттек.

– Хәзрәт, ач торуга гына кайтып калмасын өчен, ураза нинди булырга тиеш?
– Бисмилләһир-рахманир-рәхим!
Уразаның иң беренче нигезе ул – ният һәм тыелып тору. Иртә белән яки сәхәр вакытында яки сәхәргә кадәр без ният кылырга тиеш. «Илаһи ният кылдым таң вакытыннан алып кояш баеганчыга кадәр Аллаһ ризалыгы өчен рамазан уразасы тотмакка, ашау-эчүдән тыелып торырга», – дип әйтәсең. Шуңа күрә пәйгамбәребез, нияткә карап хисап кылырбыз, ди. Әгәр дә кешенең нияте ябыгу булса яки сау-сәламәт булыйм әле дигән ният белән керсә дә, бу ураза булмый. Шуның өчен ният – Аллаһ ризалыгын алу, Аның безгә кушкан гамәлләрен үтәү булсын. Кемдер ябыгу өчен дә ураза тотарга мөмкин, әмма синең ниятең Аллаһ ризалыгын алу булсын. Ураза тоткан кеше ябыга да, сәламәтлеге дә яхшыра. Барысы да бар. Әмма уразага керү нияте фәкать Аллаһ кушканны үтәү булсын.

– Сәхәр ашамыйча гына ураза тотарга ярыймы?
– Сәхәр җәһәтендә ике хәдис бар. Беренчесе. Рәсүлебез (аңа Аллаһының сәламе булсын) Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сәхәрне ашагыз, анда бәрәкәт бар», – ди. Бәрәкәтнең мәгънәсе бик киң. Бәрәкәт ул – саулык-сәламәтлек, ризык, иминлек тә. Икенчесе бер хәдисендә рәсүлебез: «Китап әһелләренең уразасы белән мөселманнар уразасының аермасы – сәхәрдә», – ди. Ягъни башка диннәрдә дә ураза бар. Әмма аларда сәхәр дигән нәрсә юк икән. Шуңа күрә сәхәр мөселманнар уразасын башка диннәр уразасыннан аерып тора. Әгәр кеше йоклап калса, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше тәгам җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, аның уразасы иншалла кабул булыр. Әлбәттә, ураза тотам дип ниятләү мәҗбүри. Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим дип, сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйсагыз да, бу безнең өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була ала.

– Ураза вакытында дару эчмәсәң дә, укол кадатырга ярый, диләр.
– Әйе, тукландыру максатында бирелә торган глюкоза, витаминнар булмаса, укол ясатырга ярый. Күзгә, колакка, борынга дарулар тамызырга мөмкин. Әгәр йотмыйм дисәң, табиб ураза икәнеңне аңласа, авызга килгәнне төкереп барасың икән, теш дәвалатырга да ярый. Хикмәт турыдан-турымы, кан юлы беләнме ашказанына ризык төшмәүдә. Шушы шартлар үтәлә икән, динебез рөхсәт итә.

– Сөлек салдырырга ярыймы?
– Юк. Чөнки сөлек ул канга сыеклата торган ниндидер матдә кертә. Ә менә хиҗәмә ясатырга, кан бирергә ярый.

– Элеккеге елларда күп кенә мөселман эшкуарлар зәкятен рамазан аенда бирергә тырыша иде. Менә вазгыять үзгәреп китте дә өйдә утырырга туры килә. Их, зәкятемне бирәсе иде, дигән эшкуарларга, хәлле кешеләргә нәрсә эшләргә?
– Менә Урыс правослау чиркәве канун-кагыйдә кертте: сәдаканы электрон рәвештә күчереп була. Безнең дин әһелләре дә Диния нәзарәте, Голәмәләр шурасы дәрәҗәсендә бу мәсьәләне чишәрләр дип уйлыйм. Ниндидер исәп-хисап счетлары ачылыр. Телефоннан, банк карточкасыннан гына акча күчерү җайланган бит инде. Әйтик, «Зәкят» фондының махсус электрон адресымы яки исәп-хисап счетымы ачылмый калмас дип уйлыйм. Электрон акчага күчеп барганда, өйдән чыкмый гына моны эшләү кыен булмастыр.

– Компьютерны белми торган өлкән кешеләр фытыр сәдакасын ничек тапшырыр икән?
– Бу мәсьәлә дә четерекле, әмма мәчетләрдә җәмәгать намазлары тыелса да, мәчет янәшәсенә яки диварына сәдака әрҗәсе элеп кую тыелмаган. Мәчет янына килеп, сәдака салып китү мөмкинлеге бар бит. Бу җәһәттә «Зәкят» фонды да нидер тәкъдим итәргә мөмкин, әле рамазан ае башлана гына ич (быел нәзарәт фытыр сәдакасының күләмен бер кешегә кимендә йөз сум дип тәгаенләде).

– Ураза тотарга хәле булмаган озак авырган кешеләр һәм бик өлкән яшьтәгеләр уразаның төшереп калдырган көне өчен фидия түли, диләр. Өйдә утыру мәҗбүри булгач, авыз ачтыра, фидия сәдакасын бирә алмыйлар.
– Ике төрле хаста бар. Берсе – вакытлыча авыру. Әгәр рамазан аенда кеше авырып китсә, әйтик, салкын тидерсә, башы, эче авыртса, соңыннан, терелгәч, ул аның казасын кыла. Озаклап, ягъни хроник авыручылар, әйтик, гипертониклар, шикәр авыруыннан интегүчеләр бар. Табиблар аларга ураза тотарга ярамый ди. Алар, әйтик, ураза тотучы берәүне утыз көн ашатырга тиеш (быел нәзарәт ураза тота алмаганнар өчен фидия сәдакасын бер көнгә 200 сум дип билгеләде). Шушы була инде фидия сәдакасы. Әгәр хаста аны бирә ала икән, бирә. Бирә алмый икән, аларны, иншалла, Аллаһы Тәгалә кичерә.

– Намаз укымаганнарга да ураза тотарга кирәкме?
– Әлеге мәсьәлә, бер яктан, четерекле. Икенче яктан, Аллаһы Тәгалә генә белә торган гыйлемнәрдән санала. Кайвакытта, намаз укымасаң, уразаң кабул булмый, дип әйтүчеләр дә очрый. Аларның, әлбәттә, дәлилләре, хәдисләре бар. Әмма бүген Аллаһы Тәгалә адәм баласына ураза тотарга юлны ачты, күңеленә салды икән, гәрчә намаз укымаса да, ул шушы юлга керешергә тиеш. Чөнки ул, ураза тотканда, иртә белән сәхәр ашый, дога кыла. Аннан соң ифтарда дога кыла. Шәт, берәр көнне ифтар мәҗлесенә чакырырлар, анда дога, Коръән укыганнарын ишетер. Шәт, иншалла, берәр көнне тәравихка да барып килер. Шуңа күрә башласын. Кайвакытта намаз да укымаган, ураза да тотмаган адәм баласының хаҗга барасы килә. Ул бит, хаҗга баргач, Мәккәдә, Мәдинәдә йөри, кешеләргә ияреп, намазга да баса. Шулай намазга кереп китә. Кемдер корбан чалырга гына бара. Ураза да тотмый, намаз да укымый. Иртүк мәчеткә килә, гает вәгазен тыңлый. Шунда кешегә ияреп намаз укый, дога кылганда кулын күтәреп тора. Шуңа күрә адәм баласының кайсы гамәле кабул ителүен Аллаһы Тәгалә генә белә. Әгәр дә, тот ураза, дип Аллаһы Тәгалә күңеленә салды икән, шуңа керешергә кирәк. Аны тыярга беркемнең дә хакы юк.

– Тәравих намазын уку бөтен кешегә дә мәҗбүриме?
– Юк. Тәравих намазы ул – сөннә-муәккәдә. Ул фарыз да, вәҗиб тә түгел. Әмма аны укуның әҗере шулкадәр зур, күпләр әле моны белеп бетерми. «Кем дә кем Рамазан буена тәравих намазларын укып барды икән, аның гомере буе кылган бөтен гөнаһлары кичерелде», – дигән пәйгамбәребез. Дөрес, тәравих намазын укымаган кеше дә гөнаһлы булмый. Әмма ул үткән гөнаһларыннан арына алмый. Шуңа күрә бүгенге вазгыятьтә мәчетләрдә укып булмый икән, өйдә әти-әниең, җәмәгатең, балаларың белән укыйсың. Әлегә шулай укый торыйк. Алла боерса, мәчетләребезгә дә юллар ачылыр. Гадәттә бу намаз җәмәгать белән укыла, әмма җәмәгать җыелмаганда, ялгыз укысаң да хәерле.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү