Татарстанда педофилны тоткарлаганнар: ул балалар белән мобиль уенда танышкан

Татарстанда педофилны тоткарлаганнар. Ул үзенең корбаннарын PUBG Mobile видеоуенында эзләгән, дип яза “Татар-информ”.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә яшәүче 43 яшьлек ир-ат балалар белән мобиль уенда танышып, соңыннан аларны үзенә кунакка чакырган. Шуннан бу адәм өендә үсмерләр белән җенси җирлектә төрле бозыклыклар эшләгән. Әлегә өч баланың зыян күрүе турында мәгълүм.

Татарстанның Тикшерү комитетыннан хәбәр ителгәнчә, “Бозыклык гамәле” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү