Яшел Үзәндә мошенниклар курьерын тоткарлаганнар – ул 25 мең сум гына акча эшләп калган

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре телефон мошенникларының ярдәмчесен тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ведомство хәбәренә караганда, Яшел Үзән шәһәре полициясенә өч пенсионер хатын-кыз мошенниклык турында хәбәр иткән. Аферистлар, бу әбиләргә шалтыратып, янәсе, туганнарының гаебе белән юлда авария килеп чыгуын әйткәннәр. Ә инде “судан коры чыгу” өчен зур күләмдә акча түләүне сораганнар. Корбаннарын күбрәк ышандыру өчен, пакетка, акча белән бергә, урын-җир, сөлге һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр дә салып җибәрергә кушканнар.

Пенсионерлар, шуларның ялганына ышанып, үзләренең барлык саклык акчасын курьерга тоттырып җибәргәннәр.

Тәгаенләп әйткәндә, 83 яшьлек әби, ахирәтен төрмәгә эләгүдән саклап калу өчен, 100 мең сум акчасын биргән. 75 яшьлеге исә, кызын һәм оныгын “коткару” өчен, 150 мең һәм 190 мең сум акчасын аферистларга тотттырып җибәргән. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, алданган әбиләрдән акчаны шул бер үк кеше – Яшел Үзәндә яшәүче 23 яшьлек егет алып киткән.

Егет әйтүенчә, ул бер мессенджерда курьер эше турында белдерүгә тап булып, “эшкә” кергән. Өлкәннәрдән акча алып, аны үзенә күрсәтелгән счетларга күчергән. Кергән акчаның 5 процентын аңа хезмәт хакы хисабына түләргә вәгъдә иткәннәр. Егет яңа “урында” нибары 25 мең сум гына акча эшләп калырга өлгергән.

Хәзерге вакытта “мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атның башка җинаятьләргә катнашы булу-булмавы тикшерелә.


Фикер өстәү