Батыр хөкемдарлар. Өч кисәтү Раил Нургалиевны рекордсыз калдырды

“Көзләрдә дә язлар кабатлана”. Әле Рәкыйп абый Хәмитов һәм Рәшит абый Сәмигуллиннар дер селкетеп көрәшеп йөргән заманнарда хәзер инде онытыла төшкән Рамил Миндияр башкарган бер җырда шундый сүзләр бар иде. Батырлар үзгәрде, алай икән, җыр сүзләрен дә үзгәртергә мөмкин: “Язларда да көзләр кабатлана”. Гадәттә ноябрьдә узучы Татарстан Чемпионатын мартта ук уздырып куйдылар быел. Җиңүчеләр Ураза тәмамлануга Россия Чемпионатына барачак.

“Татарстан чемпионаты язга күчте. Тормыш яз белән уяна. Зур рәхмәт көрәшчеләргә. Сез – милләтебезнең йөзек кашлары, аның сыйфат билгеләре. Сезнең кебек ир-егетләребезнең кайберләре ил язмышы өчен махсус хәрби операциядә. Келәмнәрдә генә көрәшеп, дусларча җиңеп, мул тормышларда яшәргә язсын. Мондый җиңүләр ил язмышына кирәк. Көчле булыйк, җиңеп яшик”, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Көрәш федерациясе Президиумы Рәисе Марат Әхмәтов ачылу тантанасында.

Ә төштән соң көрәш җәмәгатьчелегенә кайгылы хәбәр килеп иреште: махсус хәрби операциягә киткән көрәшче егет Илдар Зарипов һәлак булган. 2011 елда Татарстан чемпионы исемен яулаган Балтач егете, тренер да булды, соңгы елларда хөкемдарлар арасында кайнады. Контракт төзеп еракка китеп барса да, көрәшчеләр белән һәрвакыт хәбәрләшеп торды, элемтәне өзмәскә тырышты. Инде догадан өзелмәсен иде.

Ярыш атна уртасында узгач, билгеле, “Ак барс” көрәш сараена тамашачы да азрак җыелды. Булдыра алганнары килде, килмәгәннәре шәп ярыш һәм вә тамашаны күрми калды. Ярышы да булды, тамашасы да. 60 килолы егетләр финалында Лаештан Алексей Абрамов белән Чаллыдан Ришат Исхаков бил алышты. Узган көздә Алексей Кукмара егете Илсур Гыймадетдиновка оттырып, икенче урында калды. Бу юлы җиңелү турында уйлап та карамады һәм чемпион исемен яулады. Алексейның якташы, әмма Чистай өчен бил алышкан Илнар Закиров исә икенче ел рәттән 65 килолы көрәшчеләр арасында җиңүче исемен яулады. Бу юлы да ул финалда Лаеш көрәшчесе Илназ Димиевны отты.

70 килолы егетләр бәйгесен Алабугадан Ислам Фәлахов отты. Финалда былтыргы чемпион, Лаеш өчен бил алышкан Илназ Рамазановны отты. Егетләр февраль башында “Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил бәйгесендә дә көч сынашкан иде. Анысында да Ислам көчлерәк икәнен раслады. Икенче ярыш рәттән Динар Кәримуллин (Лаеш) 75 килолы егетләр ярышында Рафаэль Билдановны (Әлмәт) отты. Рафаэль Кәлимулинның да 80дә чемпион исемен яулавы гадәти хәл. Монысында ул финалда Чистайдан Данир Мөлековны җиңде.

85 килолы егетләр бәйгесен көзен Арчадан Фаяз Зарипов откан иде. Хәзер ул Казанның “Зилант” клубы өчен бил алыша, җырчы буларак сәхнәдә дә күренә башлады. Барысына да өлгерә алмый ахрысы, бу юлы 3нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Бу категориядә чемпион исемен Ранис Галимуллин (Лаеш) яулады. Финалда ул үзеннән 11 яшькә кечерәк Илгизәр Галимуллинны (Балтач) отты. Бу фамилияне тагын ишетеәчәкбез әле без. 90 килолылар бәйгесендә Муса Җәлил турниры финалы кабатланды: Чаллы келәмендә бергә шөгыльләнгән Азат Габдрәшитов Рөстәм Сәлаховтан көчлерәк. 100дә исә Булат Мусин Илнар Галимовтан өстен чыкты. Көзге ярышта Илнар Илмир Төхфәтуллинга оттырган иде.

Татарстан чемпионатында 10ар тапкыр батыр калган 3 егет бар: Чаллы батыры Айрат Гыйлаев, Казан пәһлеваны Рөстәм Мухамов, Теләче чемпионы Раил Нургалиев. Раил 10нчы җиңүгә ноябрьдә узган ярышта иреште. Ул бәйгедән соң болай дип язганбыз: “Теләче батырының 11 җиңү яулап, беренче урынга чыгарга тырышасына шик юк”. Раил бу юлы да финалга барып җитте. 115 килолы егетләр ярышындагы төп алышта аңа күптәнге көндәше Ришат Гайнетдинов белән очрашырга насыйп булды. Әлеге алыш төгәл 5 минут һәм 10 секунд дәвам итте. Дөрес, тамашачыга көрәш күрергә насыйп булмады. Сөлгене бәйләгәнче көрәшчеләр алым ясамыйча интектерделәр һәм шуның өчен икесе дә кисәтү алды. Аннары бер-берсен сөлге тотарга ирек бирмичә аптыраттылар. Хөкемдарлар башта әйтеп карады, аннары үтенеп сорады, ахырда ачуланып алды. Файдасы булмагач, егетләр тагын берәр кисәтү алды. Ярыштан соң әниләрен, апа-сеңелләрен, сөйгән ярларын котларга ашыккан тамашачының гына түгел, хөкемдарларның да сабыры төкәнеп килә иде. Шуңа хәлиткеч карар озак көттермәде. Келәмдә хәлләр үзгәрмәгәч, Раил Нургалиевка өченче кисәтү, Ришат Гайнетдиновка җиңү бирделәр. Раил канәгатьсезлек күрсәтте, аның командасы килешмәүләрен белдереп келәмгә кубик атты, “судья тоттыра алмаганга көрәшченең ни гаебе бар?” дип кычкырдылар. Ләкин бу көнне “Ак барс” көрәш сараенда хөкемдарларның фикерен үзгәртә алырлык кеше юк иде. Батыр исеме бу юлы хөкемдарларга килеште. Ә Раил бүләкләү тантанасына да чыгып тормады.

130 килолы егетләр ярышында янә Зәйдән Радик Сәлахов отты. Чираттагысы булса да, гадәти генә җиңү түгел бу. Радик та 10нчы тапкыр чемпион булып танылды. Фаразлар ясамыйбыз, егет әтисе әйтеп калдырган сүзләрне онытмый. Иң авыр үлчәүдә батыр исемен гадәттәгечә Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы) яулады. Финалда ул Муса Галләмовны (Лаеш) отты. Көзләрдә язларның кабатлануы турындагы җырны үзгәрттек бит әле. Ярыш ахырында тагын берсе искә төште: “Яшь бара бит егетләр”. Монысын үзгәртеп булмый икән шул.

фото: Салават Камалетдинов. «Татар-информ»

 

 

 


Фикер өстәү