Татарстанда өлкәннәр һәм начар күрүчеләр өчен ЖКХ буенча сайт булдырылган

Татарстанда өлкән яшьтәгеләр һәм начар күрүчеләр өчен “ЖКХ в один клик” дигән махсус сайт эшли башлаган. Биредә торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле мәсьәләләрне хәл кылу буенча инструкцияләр урнаштырылган, дип яза “Татар-Информ”.

Сайтта ЖКХ өлкәсендәге сайтларга сылтамалар урнаштырылган. Проект, теге яки бу кешенең соравына бәйле рәвештә, инструкциядә күздә тотылганнарны үтәгәч, бер сайттан икенчесенә күчү мөмкинлеге бирә.

Махсус сайтта исәпләгечләр күрсәткечләрен тапшырырга, “квартплата” түләргә, торак-коммуналь тарифларны белергә, Торак инспекциясенә, Роспотребнадзорга һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сайтны эшләүне “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге” ассоциациясе тәкъдим иткән.


Фикер өстәү