Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һәм “акыллы” исәпләгечләр урнаштыручыларны фатирга кертүне мәҗбүри итеп куячаклар

Аларны үз фатирларына кертмәүчеләрне штраф көтә.

Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һәм суга, җылылыкка “акыллы” исәпләгечләр урнаштыручыларны фатирга кертүне мәҗбүри итеп куячаклар. Аларны үз фатирларына кертмәүчеләр штрафка тартылачак. Бу хакта “Известия” Россия Төзелеш министрлыгының Министрлар Кабинетына юлланган хатына таянып яза.

Моңа кадәр “акыллы” исәпләгечләр урнаштыру, алыштыру һәм аларны карап тоту чыгымнарын ЖКХ түләүләренә кертергә җыенулары турында хәбәр ителгән иде. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Төзелеш министрлыгына шундый тәкъдим керткән. Шул ук вакытта вице-премьер аппаратында әйтеп үтелгәнчә, моңа карап кына “коммуналка” түләүләре артмаячак.

Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева аңлатып үткәнчә. ЖКХ өчен түләү документларында өстәмә юл иң элек яңа йортларда яшәүчеләрдә пәйда булачак. Бу эш берничә этапта башкарылачак.


Фикер өстәү