Мобилизацияләнүчеләрнең һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен Казанда “кайнар линия” эшли

Сорауларны бүген 13:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькәчә бирергә мөмкин.

3 апрельдә мобилизацияләнүчеләрнең һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен Казанда “кайнар линия” оештырыла. Сорауларны 13:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькәчә бирергә мөмкин.
Моның өчен +7(843)558-74-18, +7(919)622-59-56 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен шулай ук 5 апрельдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында (адресы: Батурин ур,, 7) кабул итәчәкләр.

“Кайнар линия”не республика Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерциясез секторны үстерү комиссиясе “Добрая Казань” оешмасы белән берлектә уздыра.


Фикер өстәү