Теракт оештыруда гаепләнгән Дарья Трепованың тоткарлаганнан соң беренче фотосы пәйда булды

Кыз үзен алдадылар, дип белдерә.

Дарья Трепованың хәрби корреспондент Владлен Татарскийны үтерүдә шикләнелеп тоткарланганнан соң, беренче фотосы интернетта чыкты. Shot Телеграм-каналы язганча, кыз Санкт-Петербургның төньягындагы фатирында утырып торырга җыенган булган. Ул чәчен кистереп, киемен алыштырса да аның кайдалыгын камералар аша тиз генә ачыклый алганнар. Кызның самолетка билетлары булганлыгы билгеле. Әлеге гамәле тикшерүчеләрне «адаштыру» өчен эшләнгән дип фаразлана, чөнки кыз аэропортка килмәгән.

Тоткарланганда Трепова үзен алдаулары һәм явызларча кулланулары турында хәбәр итә. Тиздән аны сорау алу көтә. Треповага ярдәм иткән шәхесләр ачыклана.


Фикер өстәү