Санкт-Петербургта кафедагы шартлаудан зыян күрүчеләр саны 32гә җиткән

Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары шундый.

Санкт-Петербург үзәгендәге кафеда хәрби корреспондент Владлен Татарскийның үлеменә китергән шартлаудан 32 кешегә зыян килгән. Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары шундый.
24 кеше хастаханәгә озатылган. Тагын алтысы фаҗигадән соң берникадәр вакыт узгач мөстәкыйль рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез: кичә кичен Санкт-Петербург кафесында Владлен Татарский иҗат кичәсе уздырган. Залда утыручы бер кыз аңа ниндидер сын бүләк иткән. Берникадәр вакыттан соң сын шартлаган. Сынны тапшыру мизгелләре видеога эләккән.

Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү