Прокуратура Түбән Кама башкарма хакимиятен җирләү эшенә бәйле бозуларга карата чара күрмәгән өчен суд хөкеменә тарткан

Шәһәр хакимияте җирләү хезмәтләре күрсәтүче оешманы җаваплылыкка тарту буенча ведомство таләбен инкарь иткән.

Түбән Кама прокуратурасы җирле җирләү предприятиесен тикшерү барышында закон бозу очракларын ачыклаган. Оешманың мондый хезмәтләр күрсәтүгә матди средстволарының да, кадрларының да булмавы билгеләнгән. Предприятие шулай ук кешеләрнең бушлай җирләүгә хокукларын санга сукмаган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенә җирләү хезмәтләре күрсәтүче оешманы җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә җибәргән, ләкин документ игътибарсыз калган. Шуннан соң прокуратура, башкарма комитетның чара күрмәвен законсыз дип тану һәм закон бозуны юкка чыгаруны таләп итү өчен, судка дәгъва гаризасы тапшырган.

Хәзерге вакытта дәгъва гаризасы – карап тикшерү стадиясендә.


Фикер өстәү