Санкт-Петербургта теракт булган: танылган хәрби корреспондент һәлак

Санкт-Петербургта хәрби корреспондент һәм блогер Владлен Татарский теракт нәтиҗәсендә һәлак булган.

Университет яр буендагы кафеда көчле шартлау булган. Бу бинада танылган хәрби блогер Владлен Татарскийның иҗади кичәсе узган. Бу хакта Readovka яза.
«Бу бинада еш кына патриотик кичәләр уздырыла. Бүген военкор Владлен Татарский чара оештырган иде.  Кичәгә бик күп кунаклар җыелган, шартлау сәхнә янында яңгыраган «, — дип яза басманың Telegram-каналы.
Теракт нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм 19 кеше зыян күргән. 4 кеше авыр хәлдә, дип хәбәр итә мәгълүмат чарасы.
Беренчел мәгълүмат буенча, чарага шартлаткычны билгесез хатын-кыз алып кергән. Хокук саклау органнары аның шәхесен һәм кайда булуын ачыклау белән шөгыльләнә.

 


Фикер өстәү