Лаеш районында махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары уздырылачак

Татарстанның Лаеш районында районның иң яхшы эстрада артистлары хәйрия концертлары уздыра башлый. Барлык җыелган акчалар Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен костюмнар һәм дарулар сатып алуга тотылачак. Бу хакта “Татар-информ”га район Мәдәният йорты директорының иҗат өлеше буенча урынбасары Юлия Плескач сөйләде.

Моннан тыш, концертка килүчеләр өчен челтәрләр үрү буенча күргәзмә һәм мастер-класслар оештырылачак.

Беренче концерт пәнҗешәмбе көнне, 6 апрельдә Лаеш шәһәрендә узачак.


Фикер өстәү