Санкт-Петербургта теракт оештыруда шикләнелүче кыз тоткарланган

Хәрби корреспондент Владлен Татарскийны (Максим Фомин) үтерүдә шикләнелгән Санкт-Петербургта яшәүче 1997 елда туган Дарья Трепова тоткарланган, дип хәбәр итә «Интерфакс» чыганакка сылтама белән.

Тикшерүнең кыз кафега шартлаткыч җайланма урнаштырылган сын салынган тартма алып килгән дип фаразларга нигезләре бар, дип хәбәр итә RT.

Зыян күрүчеләр саны 25кә җиткән, 24е хастаханәгә озатылган.

Бу факт буенча Тикшерү комитеты үтерү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан (РФ ҖК 105 маддәсенең 2 өлеше), ул ведомство башлыгы күрсәтмәсе буенча үзәк аппаратта контрольгә алынган.


Фикер өстәү