Россиядә ир-атларны пенсиягә вакытыннан алдарак җибәрә башларга мөмкиннәр

65 яшь тулганны көтәсе юк. Россиядә ир-атларны пенсиягә вакытыннан алдарак җибәрә башларга тәкъдим иткәннәр. Дөрес, барысын да түгел. Яңалык күпбалалы әтиләргә кагыла. Хәер, моннан әниләр дә, бәбиләр дә отачак, диләр. Ишле гаилә башлыкларына ярдәм кирәкме? Бу хакта ир-атларның үзләреннән сораштык.

Берәүләр гаилә корырга ашыкмыйча, чалбар туздырып йөргән арада өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ир-атларны пенсиягә вакытыннан алдарак җибәрү турындагы тәкъдим моңа кадәр дә яңгыраган иде инде. Пенсия реформасының тәэсирен бераз булса да җиңеләйтү максатыннан, 2020 елда күрше Удмуртия Дәүләт Советы депутатлары, күпбалалы әниләргә генә түгел, ә күпбалалы әтиләргә дә лаеклы ялга чыкканда ташлама ясарга кирәк, дип белдерде. Моның өчен якынча 5 миллиард сум акча кирәк булачак икәнен дә әйттеләр. Тик ул вакытта закон проекты югарыда кызыксыну уятмады булса кирәк, аны кире кактылар. Боз урыныннан кузгалган әнә. Россия Дәүләт Думасының әле быелның гыйнварында гына оешкан Традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча эшче төркеме күпбалалы әтиләрне пенсиягә иртәрәк җибәрә башлауны якын арада ук хәл итмәкче. Тиешле закон проектын әзерләгәннәр дә инде. Аны чираттагы сессия утырышында ук карап тикшерәчәкләр дип көтелә.

Билгеле булганча, илдә пенсия яшен акрынлап арттыруга корылган реформа 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. 2028 елдан хатын-кызлар – 60, ә ир-атлар 65 яшьтән пенсиягә чыгачак. Күпбалалы әниләргә исә азрак эшлисе. Өч бала үстерүче хатын-кызлар – 57, дүрт бала тәрбияләүчеләр – 56, ә биш бала әниләре 50 яшьтән лаеклы ялга китә ала. Алга таба күпбалалы әтиләргә дә пенсиягә иртәрәк чыгу хокукын бирмәкчеләр.

– Яңалыкны ике куллап хуплыйбыз, – ди «Татарстанның күпбалалы әтиләре» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Артем Кузнецов. – Еш кына әти кеше ишле гаиләнең бердәнбер туендыручысы булып тора. Аңлашыла ки, әниләр бала тәрбияләү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә әтиләр ике, өч… биш кеше өчен эшли. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ир-атларны иртәрәк пенсиягә җибәрү  – гадел, нигезләнгән һәм бик тә кирәкле адым.

Яңалык якынча 1,5 миллион әтигә кагылачак. Пенсионерлар «армия»сенә тагын бу кадәр кеше килеп өстәлү ил бюджетын какшатырга мөмкин, дигән фикер белдергән Югары икътисад мәктәбенең Вазгыяти тикшеренүләр үзәге директоры Георгий Остапкович. «Ир-атлар өч елга иртәрәк пенсиягә чыгачак икән, димәк, алар товар җитештерүдән туктап, аны куллануга күчәчәк. Ил казнасы моңа чыдармы, белмим. Без бүген болай да бюджет дефициты шартларында яшибез. Күп нәрсәләр икътисадый вазгыятькә бәйле», – дигән ул.

Татарстанның Әтиләр берлеге рәисе Гадел Заһретдинов әйтүенчә, күпбалалы әтиләрне пенсиягә иртәрәк җибәрү  ишле гаиләләргә ярдәм чарасы булып тора.

– Моны ир-атларның бала тәрбияләүдәге ролен тану дип кабул итәм. Әлеге адым әтиләрнең социаль статусын күтәрергә дә ярдәм итәчәк. Ничек кенә булмасын, киң җәмәгатьчелек фикере һәм дәүләтнең икътисадый мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә кирәк. Күпбалалы әтиләрне пенсиягә иртәрәк җибәрү, чыннан да, пенсия системасына тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә моның бөтен уңай һәм тискәре якларын исәпкә алу зарур. Мәсьәләнең тагын бер ягы да бар: илдә ир-атларның уртача гомер озынлыгы шул пенсиягә чыгу яшеннән әллә ни артмый. Лаеклы ялга чыгу яшенә җитмәүчеләр дә күп. Ә күпбалалы әтиләрне пенсиягә иртәрәк җибәрсәләр, бәлки, алар якыннары һәм туганнары янында күбрәк вакыт уздыра алыр. Бу – яхшы тәкъдим, әлбәттә. Әмма илдә туучылар санын арттыру өчен ишле гаиләләргә субсидияләр, торак белән тәэмин итү кебек ярдәм чаралары мөһимрәк, – ди Гадел Заһретдинов.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов сүзләренә караганда, иң элек «күпбалалы әти» атамасына ачыклык кертергә кирәк. Өч һәм аннан да күбрәк бала әтисенең ул-кызлары бер гаиләдә үсмәскә дә мөмкин бит. Мондый ир-атлар ярдәмгә лаеклымы? Шуны ачыклап бетерсеннәр.

– Бу гамәл ир-атларның статусын да, җаваплылыгын да арттырачак дип уйлыйм. Бәлки, аерылышучылар саны да кимер әле. Бүген үз арабызда да гаиләсен таркатучылар шактый. Сәбәпләре төрледер, билгеле. Әмма яңа закон бу мәсьәләдә уңай йогынты ясарга мөмкин. Ә икътисад күзлегеннән чыгып караганда, Россия Социаль фондында акча җитәрлек булмаса, мондый адымга бармаслар иде. Илнең күпбалалы әтиләрне пенсия белән тәэмин итү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар, дип саныйм. Пенсиягә чыгу  эштән туктау дигән сүз түгел бит әле. Бүген хәрбиләр, укытучылар кебек лаеклы ялга чыкканда ташламага ия булучылар пенсия билгеләнгәч тә эшләвен дәвам иттерә. Хезмәт хакы алмасаң, бер пенсия акчасына гына иркенләп яшәп булмый, – ди Илгизәр Гайнетдинов.

 

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү