Стаж сатыла. Кем ала?

Лаеклы ялга чыкканда җитеп бетмәгән стажны сатып та алып була. Соңгы арада әнә шундый хәбәр таралды. Халык арасында бу уңайдан фикерләр икегә бүленде. Берәүләр моны имеш-мимеш итеп кенә кабул итте. Икенчеләр исә, акчага сатып алынган стаж белән лаеклы ялга чыгудан ни мәгънә, дигән фикердә. Эш стажын, дөрестән дә, сатып алып буламы? Булса, аның тәртибе нинди? Күпләрне борчыган шушы сорауларга ачыклык кертү өчен Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин белән элемтәгә кердек.

Билгеле булганча, бүген лаеклы ялга чыгу өчен пенсия яшенә җитү генә аз. Моның өчен билгеле бер күләмдә эш стажы тупланган, фәлән кадәр шәхси пенсия коэффициенты җыелган булырга тиеш. Әйтик, быел лаеклы ялга чыккан кешенең, ким дигәндә, 13 ел эш стажы, 23,4 пенсия коэффициенты тупланган булырга тиеш.

Аларның кайдан җыелганын һәркайсыбыз белә. Эш бирүче хезмәткәре өчен Пенсия фондына акча күчерә, шәхси эшмәкәрләр исә булачак пенсиясен үзләре кайгырта. Алар Пенсия фондына үзләре акча күчереп бара. Эш стажы белән пенсия коэффициенты дигәнең әнә шуларга нигезләнеп исәпләнә дә инде.

– Әгәр кеше пенсия яшенә җиткән, әмма лаеклы ялга чыгу өчен аңа алда телгә алынган күрсәткечләр җитеп бетмәсә, ул лаеклы ялга биш елга соңрак чыгачак. Шушы вакыт эчендә эшләп, җитеп бетмәгән эш стажы белән тиешле коэффициентларны җыеп та бетерә ала. Эшләмәүче кешеләр, чит илдә хезмәт куючылар, «һөнәри табышка салым» дигән махсус салым тәртибеннән файдаланган физик затларга җитеп бетмәгән эш стажын сатып та алырга мөмкин, – ди Эдуард Вафин.

Мисал өчен, киләсе елда лаеклы ялга чыгу өчен минималь стаж күләме 14 ел тәшкил итәчәк. Фәлән абзый хезмәт урынында 13 ел эшләгән дә, бүген эшсез икән дип күз алдына китерик. Аның менә шушы лаеклы ялга чыгу өчен җитеп бетмәгән бер ел стажны сатып кына да алу мөмкинлеге бар. Моның өчен ул Пенсия фондына гариза язып, шушы бер ел өчен тиешле акчаны түләп, үзенә кирәкле стажны сатып ала. Шул ук вакытта аңа пенсия коэффициенты да өстәләчәк.

«Лаеклы ялга чыгу өчен кирәкле стаж минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ)x22%x12 формуласы буенча исәпләнә. Быел минималь хезмәт хакы күләме 13890 сум тәшкил итә. Шуңа күрә лаеклы ялга чыкканда җитеп бетмәгән бер еллык эш стажын бүген 36669,60 сумга сатып алырга мөмкин. Бер ел стаж белән беррәттән бу акчага кешегә якынча 8 пенсия коэффициенты да өстәләчәк», – дип ачыклык кертте Эдуард Вафин «ВТ» хәбәрчесенә.

Бу урында шунысын да искәртергә кирәк: сатып алынган стаж гариза язган көннән исәпләнәчәк. Тиешле сумманы тулысынча түләмәгән очракта, эш стажы да күчерелгән акча күләменә карап кына исәпләнәчәк.

Беренче карашка шактый кызык, хәтта бераз сәеррәк тоелган бу мөмкинлекнең тагын бер үзенчәлеге бар. Гамәлдәге закон билгеле бер күләмдәге эш стажын гына сатып алырга рөхсәт итә. «Быел, әйтик – 6,5 елга кадәр, киләсе елда, күп дигәндә – 7 ел, 2024 елда 7,5 елга кадәр генә җитеп бетмәгән эш стажын сатып алырга мөмкин», – диде Эдуард Вафин. Җаным күпме тели, шуның кадәр стаж сатып алып була икән дип тынычланырга кирәкми, кыскасы.

167 нче номерлы федераль законның 29 маддәсе нигезендә кеше башка физик зат өчен дә эш стажы сатып алырга хокуклы. Әгәр кеше үзе өчен иминият кертеме түләргә уйлый икән, ул паспорт һәм СНИЛС белән Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Башка кешегә мондый «бүләк» ясаганда, үзеңнең генә түгел, кертем ясалачак кешенең дә паспорты белән СНИЛСы кирәк булачак. «Исегезгә төшерәм: иминият взносын ел саен 31 декабрьдән калмыйча түләргә кирәк. Тиешле сумманы берьюлы да, берничә айга бүлеп тә түләргә мөмкин», – дип искәртте Пенсия фонды җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә белгечләр ил халкының җитеп бетмәгән эш стажын сатып алуга нинди мөнәсәбәттә булуын ачыклаган. «Комсомольская правда» басмасы сайтында уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән аңлашылганча, бу мөмкинлектән файдаланырга теләүчеләр бармак белән генә санарлык икән.

 

Россия халкы стаж сатып алып, лаеклы ялга чыгарга ризамы?*

30% – юк, үземнең эш стажым җитәрлек.

24% – юк, бу бик кыйммәткә төшә.

18% – җитмәгән стажны эшләп, җыеп бетерәчәкмен.

10% – сатып алыр идем, ник дигәндә, бик озак еллар рәсми рәвештә теркәлмичә эшләдем.

5% – мин бөтенләй эшләмим, шуңа стажны сатып кына алыр идем.

13% – җавап бирергә кыенсынам.

* – сораштыруда 7,4 мең кеше катнашкан.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 


Стаж сатыла. Кем ала?” язмасына фикерләр

  1. минем хезмәт стажым 50 ел, ә уземә. 70 яшь. сорау миннән шундыйрак: ПФР гә кагыладыр диеп уйлыйм. вот стажны сатып алып була диясе гез!? каян уйлап чыгардыгыз икән ни андый законны? Видимо думада бар андый кешегез-депутат! Ә ник ул депутат безне дә якламый? Жириновский әйткән иде дә бит, заработал 20 лет_получай-20000 дип, 50 лет стажа-значит 50 000 руб. Это было бы справедливо однако. ишь, придумали…. покупать …стаж? Как Вам Это? Нравится Кому-то? И так не справедливо с пенсиями и тут еще добавили.

Фикер өстәү