Авылча салат ясау ЫСУЛЫ

Зөлфия Әхмәтова рецепты

Кирәк булачак: 2 помидор, 1 кыяр, 1 башлы суган, 1 теш сарымсак, берәр бәйләм базилик, руккола, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 чәй кашыгы серкә (9 процентлы), ярты чәй кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, борыч.

Яшелчә һәм яшел тәмләткечләрне юып, кәгазь сөлге белән корытабыз. Помидорларны дүрт өлешкә бүләбез. Кыяр (юкарак итеп), суганны боҗралап турыйбыз. Базилик һәм рукколаны кул белән өзгәлибез. Тирән эчле савытка барысын бергә салып, тоз һәм борыч өстәп болгатабыз. Аерым савытта сарымсактан (изеп), зәйтүн мае, серкә һәм шикәр комыннан «заправка» ясыйбыз. Шуны  салатка салып болгатабыз. Искиткеч тәмле!

Сүз уңаеннан. Үсемлек маен бераз гына җылытып салсаң, салат аеруча тәмле булачак.


Фикер өстәү