Татарстанда агачларны «шәрә» калдыручы бөҗәкләр барлыкка килгән

Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылы клубының ВК дагы сәхифәсендә “Авылыбызның рушасын (урман, агачлык – ред.)  «гусеницалар” (бөҗәкләр) ашап бетереп килә. Озакламый авылга җитәләр”, — дигән борчулы язма калдырганнар, дип яза «Минзәлә» сайты.

Әлеге мөрәҗәгатькә җавап итеп Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова:

Лесхозга чыктык инде. Гариза бирелгән. Казаннан җавап көтәләр”, — дигән.

 


Фикер өстәү