Быел Россиядә беркем дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак

Быел илдә беркем дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак. Менә шундый яңалык! Көтелмәгән хәл түгел, әлбәттә. Моннан биш ел элек гамәлгә кергән пенсия реформасы кысасында шундый ук хәл 2025 һәм 2027 елларда да кабатланачак әле. Тик эшлисе дә эшлисе икән, дип тел шартлатырга ашыкмагыз. Агымдагы елда ташламага ия булган категориягә керүчеләр лаеклы ялга китә алачак. Бу – гап-гади математика, ди белгечләр. Бергәләп саныйбызмы?

Картлык буенча иминият пенсиясе илдә иң киң таралган пенсия булып санала. Ир-атлар һәм хатын-кызлар айлык түләүне пенсиягә чыгу яшенә җиткәч ала башлый. Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, бүген илдә картлык буенча иминият пенсиясен 30 миллионнан артык кеше ала. Билгеле булганча, ул кешенең эшләү-эшләмәвенә карамастан билгеләнә. Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүнең төп шартлары – хезмәт стажы һәм пенсия коэффициенты булу. Аерым категория гражданнарга исә ул пенсиягә чыгу яшенә җиткәнче үк билгеләнә. Ташламага ия булучылар рәтенә күпбалалы әниләр, табиблар, укытучылар, очучылар, шахтерлар, коткаручылар һәм башка һөнәр ияләре керә. Аларга пенсия реформасына бәйле быелгы яңалык кагылмый. Шулай ук, моңарчы лаеклы ялга китүне кичектереп торучыларга да борчылырга сәбәп юк.

– Ил тарихында тәүге тапкыр быел беркем дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак, – ди Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты галиме Александр Сафонов. – Бик үк аңлаешлы булмаса да, гап-гади математика бу! Мәкер эзләргә дә кирәкми. 2023, 2025 һәм 2027 елларда картлык буенча пенсиягә чыгу яшенә җитүчеләр юк, шул гына.

Билгеле булганча, элек хатын-кызлар – 55тә, ир-атлар исә 60 яшьтә лаеклы ялга чыга иде. Канун нигезендә әлеге чикне 5 елга озайттылар. Ягъни ир-атларга – 65, ә хатын-кызларга 55 яшь тулганны көтәргә кирәк. Пенсия реформасы 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

– 2019–2022 елларда картлык буенча пенсиягә чыгу өчен «күчеш чоры» ярты елны тәшкил итсә (ярты ел саен 6 айга озайтылды. – Ред.), 2023–2028 елларда ул бер елга тиң булачак. Шуңа күрә киләсе елда 58 яшьлек хатын-кызлар һәм 63 яшьлек ир-атлар лаеклы ялга китә алачак. 2026 елда әлеге күрсәткеч – 59 яшь һәм 64 яшь, 2028 елда исә 60 яшь һәм 65 яшьне тәшкил итәчәк, – дип ачыклык керткән Александр Сафонов.

Пенсиягә чыгу яшен хатын-кызлар мисалында санап карыйк. Иске кагыйдәләр буенча, 1964 елда туган гүзәл затлар 2019 елда лаеклы ялга китәргә тиеш иде. Әмма аларга тагын ярты ел эш өстәделәр. Шул рәвешле, 1964 елның беренче яртысында туган хатын-кызлар 2019 елның икенче яртысында, 55,5 яшьтә пенсиягә чыга алды. 2019 елның икенче яртысында туучыларга исә 2020 елның беренче яртысына кадәр эшләргә туры килде.

1965 елда туган хатын-кызларга ел ярымга күбрәк эшлисе булды. Елның беренче яртысында туучылар – 2021 елның икенче яртысында, елның икенче яртысында туучылар исә 2022 елның беренче яртысында картлык буенча пенсия ала башлады. Һәр икесенең дә пенсиягә чыгу яше 56,5не тәшкил итте.

Чиратта 1966 елда туган гүзәл затлар. 2023 елдан пенсия яше бер елга артып баруын исәпкә алып (2019 + 6 ай, 2020 + 6 ай, 2021 + 6 ай, 2022 + 6 ай, 2023 + 12 ай. – Ред.), бу елда туучыларга тагын өч ел эшләргә туры киләчәк. Иске кагыйдәләр буенча, 1966 елда туучылар 2021 елда пенсиягә чыгарга тиеш булса, хәзер алар 2024 елда, ягъни 58 яшьтә генә лаеклы ялга чыга алачак.

Россия Социаль фондының Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2022 ел азагына республикада уртача пенсия 19 мең 400 сум тәшкил иткән. Былтыр 48 мең пенсия билгеләгәннәр.

Былтыр Россиядә эшләүче пенсионерлар 7 процентка кимегән. Бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасы китергән саннарга ышансаң, 2022 ел башында илдә 8,5 миллион эшләүче пенсионер исәпләнсә, быелның гыйнварында аларның саны 7,9 миллионны тәшкил иткән. Пенсия реформасы гамәлгә кергән 2019 елда, мәсәлән, лаеклы ялга чыгучылар 355 мең кешегә азрак теркәлгән. Эшләүче пенсионерлар кимүенә китергән тагын бер сәбәп дип ковидны да атаганнар.

Хатын-кызлар

Хатын-кызның туган елы Яше Пенсиягә чыгу яше Пенсия коэффициенты Стаж (яшь)
1964 (I яртыеллык) 55,5 2019 (II яртыеллык) 16,2 10
1964 (II яртыеллык) 55,5 2020 (I яртыеллык) 18,6 11
1965 (I яртыеллык) 56,5 2021 (II яртыеллык) 21 12
1965 (II яртыеллык) 56,5 2022 (I яртыеллык) 23,4 13
1966 58 2024 28,2 15
1967 59 2026 30 15
1968 60 2028 30 15

Ир-атлар

Ир-атның туган елы Яше Пенсиягә чыгу яше Пенсия коэффициенты Стаж (яшь)
1959 (I яртыеллык) 60,5 2019 (II яртыеллык) 16,2 10
1959 (II яртыеллык) 60,5 2020 (I яртыеллык) 18,6 11
1960 (I яртыеллык) 61,5 2021 (II яртыеллык) 21 12
1960 (II яртыеллык) 61,5 2022 (I яртыеллык) 23,4 13
1961 63 2024 28,2 15
1962 64 2026 30 15
1963 65 2028 30 15
Россия Социаль фондыннан

Эльвира Вәлиева


Быел Россиядә беркем дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак” язмасына фикерләр

  1. Мәкаләдә төгәлсезлекләр күпме, әллә мин анлап бетермимме? Игътибар белән укып чыгыгыз әле.

Фикер өстәү