Рөстәм Миңнеханов мөфти Камил Сәмигуллин һәм митрополит Кирилл белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың төп дини конфессияләре вәкилләре белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда диннәр арасындагы багланышлар һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Очрашу барышында Татарстан мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар.

Камил Сәмигуллин Диния нәзарәте эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Рөстәм Миңнехановка Диния нәзарәтенең югары бүләген — Мәрҗани орденын тапшырды.

Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл Татарстан Рәисенә шамаил тапшырды, шулай ук дини һәм милли традицияләрне саклап калулары өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү