Ике поезд бәрелешеп 32 кешенең гомере өзелгән

Грециянең Лариса шәһәрендә пассажир һәм йөк поезды бәрелешкән. Һәлакәттә 32 кешенең гомере өзелгән, 85е зыян күргән. Бу хакта ERT NEWS телеканалы янгын сүндерү хезмәтенең рәсми вәкиле Василиса Ватракояннис сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Фаҗига урыныннан 270 пассажир эвакуацияләнгән. Сораштырылган берничә шаһит бәрелүнең бик көчле булуын әйткәннәр. Аннан соң берничә вагонга ут капкан. Вагон тәгәрмәчләре бәрелүдән 100 метрга кадәр ераклыкка очкан.

«Тирә-юньдә бар нәрсә яна иде, без ватылган тәрәзә аша чыктык. Чокырга төштек, бөтен җир төтен белән тулды. Кая барырга кирәклеген аңламый аптырадык», — дип сөйләгән бер пассажир.

Ике поезд да билгесез сәбәп аркасында бер юлда очрашкан. Хәзер фаҗига сәбәпләре ачыклана. Бәрелешкән вакытта поездда 350гә якын пассажир булуы мәгълүм.


Фикер өстәү