Шартлауда һәлак булган хәрби корреспондентның гаиләсенә һәм зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк

Петербург хакимияте «Патриот-бар» кафесында шартлауда һәлак булган хәрби корреспондент Владлен Татарскийның (Максим Фомин) гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Бу хакта Петербург губернаторы Александр Беглов үзенең телеграмма-каналында хәбәр итә.

Бу материалны әзерләгәндә шартлау корбаннары исемлегендә ул берүзе булган.

«Зыян күрүчеләр, хәлләренең авырлыгына карап, 500 яки 250 мең [сум] компенсация алачак», – дип тә өстәгән губернатор.

Петербург Хөкүмәте сайтында Беглов Татарскийны үтерүне «кешелексез, коточкыч җинаять» дип атаган.


Фикер өстәү