Татарстанның барлык шәһәрләрендә мөмкинлекләр ярминкәсе үткәреләчәк

14–15 апрельдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә «Россиядә эш. Мөмкинлекләр чоры» илкүләм эшкә урнаштыру ярминкәсенең беренче этабы узачак. Казанда ул Ленин исемендәге мәдәният йортында үткәрелә.

Әлеге чараның максаты – тиз генә эш табу белән беррәттән, карьераны планлаштыруга да ярдәм итү. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, анда вакансияләр белән генә түгел, бәлки заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре белән таныштырачаклар.

Эш бирүчеләр арасында «Казан вертолет заводы», «Элекон заводы», «Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе», «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы», Дары заводы, Карпов исемендәге химия заводы, КамАЗ, «Ремдизель» кебек оешмалар булачак.

Ярминкәнең икенче этабы июньгә планлаштырылган. Аңа эш бирүчеләр, шулай ук белгечләр җәлеп ителәчәк. Алар студентларны һәм ата-аналарын – эшкә урнашу өчен кулай тармаклар, ә һөнәр сайлаучыларны иң кирәкле юнәлешләр белән таныштырачак. Сүз уңаеннан, ярминкәдә югары хезмәт хакы белән эш урыннары: аерым алганда, «Элекон» заводына инженер-конструктор (хезмәт хакы 150 мең сумнан башлана), «АР СИ ЭР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә программа белән идарә ителешле станоклар көйләүче вазыйфасы (хезмәт хакы 120–150 мең сум) тәкъдим ителәчәк.

Чарада катнашу буенча тәфсиллерәк мәгълүматларны 8(843) 277-40-09 телефоны аша алырга мөмкин.


Фикер өстәү