12 апрельдә Татарстанда “Работа России. Время возможностей” Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы үткәреләчәк. Әлеге чара Россия Хөкүмәте карары нигезендә уздырыла. Максаты – икътисад өчен иң мөһим предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү.
Ярминкә тәүге тапкыр 2023 елда узды. Ике – төбәк һәм федераль этапларында бөтен ил күләмендә 900 меңнән артыграк кеше катнашты. 3 мең чамасы эш бирүче 785 меңләп вакансия тәкъдим итте. Нәтиҗәдә 123 меңнән күбрәк кеше эшкә урнашуга иреште.
Узган елда Татарстан шәһәрләре һәм районнарында – бер үк вакытта барлыгы 55 мәйданчыкта ярминкәләр үткәрелде. Чара 32 мең кешене җәлеп итеп, шуның 3,4 меңе үзенә кулай эш тапты, шул исәптән 1,3 меңе – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә.
Инде әйткәнебезчә, быел ярминкәнең төбәк этабы 12 апрельдә була. Чара бөтен республика күләмендә берьюлы 45 мәйданчыкта узачак.
Казанда яшәүчеләрне 9.30 сәгатьтән 13.00 сәгатьәчә УНИКС мәдәни-спорт комплексында (адресы: профессор Нужин ур., 2 й.) көтәчәкләр. Ярминкә кысасында тренинглар, күргәзмә-тәкъдим итүләр, сәнәгать предприятиеләренә турлар, сайлап алулар һәм онлайн-әңгәмәләр оештырылачак.
Эш эзләүчеләргә республиканың төп предприятиеләре һәм оешмалары – “Казан вертолет заводы”, “Элекон заводы”, “Электроприбор”, “Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе”, “Горбунов исемендәге Казан авиация заводы”, “Казан дәүләт казна дары заводы”, “Радиоприбор”, “Казанькомпрессормаш”, “Казан оптика-механика заводы”, “Казан электротехника заводы”, “Казан синтетик каучук заводы”, “Нәфис Косметикс”, “Май комбинаты”, “Казэнерго”, “Казан шәһәре Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” оешмалары, “Вкусно и точка” челтәре, “Россельхозбанк”, “Сбербанк”, “Ак барс” банкы һәм башкалар үзләренең вакансияләрен тәкъдим итәчәк.
Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабында теләгендә булган барлык кеше катнашырга мөмкин.