Туплар телгә килә: дәүләтләр ашкынып кораллануны арттыра

Көн саен глобаль кризисның яңа билгеләре пәйда була. Мисыр Аргентина һәм Төркия артыннан юнәлде: ил валютасы фунт үзенең өчтән бер кыйммәтен югалтты, процент ставкасы 27,25 процентка кадәр күтәрелде. Төрек лирасы шулай ук көн саен очсызлана. Дөрес, төрекләр икътисадый үсеш темплары белән мактаналар, валютаның очсызлануы аларга экспортны үстерергә булыша. Мисыр технологик продукция сата алмый, шуңа күрә «йомшак» фунт аңа баш авыртуыннан башка берни дә бирми. Үзен рецессиядән имин дип санаган Америкада банк түнтәрелеше бара. ФРС банкларга ярдәм йөзеннән оештырган ашыгыч кредитлау программасын төгәлләп килә. Әмма программа аз булышты. New York Community Bancorp акцияләре, мәсәлән, финанс ярдәменә карамастан түбәнәя.

Финанслар романс җырлаганда, туплар телгә килә: дәүләтләр ашкынып кораллануны арттыра. Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди үзләренең яңа Agni-5 континентара баллистик ракеталарын уңышлы сынауларын игълан итте. Ракета Пакьстан һәм Кытайның теләсә кайсы ноктасына барып җитә ала. Байден 2025 елда атом-төш коралын модернизацияләү өчен Конгресстан 20 миллиард долларга якын акча сорый. Германиянең оборона министры Борис Писториус, Бундесверга алдагы елда 6 миллиард евро акча җитми, дип чаң суга. НАТОның үз әгъзаларына шундый таләбе бар: эчке тулай продуктның 2 процентын кораллануга тотарга. Немец хәрбиләренә акча менә шул таләпне үтәү өчен җитеп бетми.

Россия өстенә карчыга булып канат җилпүче Макрон Франциясе ул арада, корал экспорты буенча Россияне артта калдырып, икенче урынга күтәрелгән. 2014–2018 елларда Россия корал базарының 21 процентын үз кулында тоткан, Франция – 7 процентны гына. Аннан соңгы бишьеллыкта Россия корал сәүдәсенең 11 процентын үзенеке итсә, Франция дә шундый ук күләмне яулаган. АКШ өлеше исә 34 проценттан 42гә җиткән, базарның 2 проценты белән канәгатьләнгән Италия 4 процентка ирешкән. Корал сәүдәсендә французларның  Rafale юк итүче очкычлары популяр. Элек Россия очкычларын сатып алучы Һиндстан хәзер французларга өстенлек бирә. Мисыр, Индонезия, Катар һәм Греция бу очкычларга зур контрактлар төзегән. Париж дөнья базарына тагын су асты көймәләре, хәрби кораблар, калканлы техника тәкъдим итә.

Корал сәүдәсе кызган бер вакытта, дөньякүләм тәшвиш һәм шом арта. Атаклы инвестор Илон Маск (соңгы вакытларда ул Россия яклы позициягә авышты) Америкада 11 сентябрьгә караганда күпкә начаррак ниндидер фаҗигагә нигез салынып ята, дип куркыныч фараз бирә.

 


Фикер өстәү