Хәрбиләргә ярдәм җыйган Миңнур Шәмсетдинов: Башка район кешеләре дә ярдәм итә башлады

Авыл халкы махсус хәрби операциягә ярдәмгә бердәм күтәрелде. Иң мөһиме шунда: алар бу гамәлне кемдер кушканга түгел, ә күңел кушканга башкара.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк

Хәзер инде  бәләкәй генә авылларда мондый күмәк эшләр социаль челтәрләр ярдәмендә оештырыла. Шуңа күрә һәрберсенең үз төркеме бар. Шуларга кереп китәсең дә… «кайнап торган казан»нан үзең дә чыга алмый интегәсең. Таныша торгач, шунысына төшенәсең: ничек кенә булса да, арада барыбер бер башлап йөрүче кирәк. Күмәклек, бердәмлек ярдәм итә бу эшкә. Шундыйлар арасында таныш йөзләр еш очрый. Аңлашыла да инде, без – журналистлар гел аяк өстендә бит. Бурычыбыз – актив кешеләрне  күреп алып, эшләре белән таныштыру. Ә алар – һаман алгы сафта, чөнки башкача булдыра алмыйлар.

Питрәч районы Чыты авылы егете, мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов та – шундыйларның берсе.  Ярдәм итү эшен ул ничек оештыра башлаган, башкаларны үз артыннан ничек ияртә алган? Бәлки, башкалар да колак салырлар, үрнәк алырлар дип,  Миңнур белән шул хакта сөйләшеп алдык.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм җыю турында башта район газетасында язылган иде, хәбәрне авыл сайтларына тараттылар. Шулар белән таныштым да, озак тотмастан, авылда эшне үзе кулыма алырга булдым. Башта социаль челтәрләргә кереп,  ничек башларга, ниләр эшләргә кирәклеген өйрәндем, – дип башлады ул сүзен. – Ярдәм эшен алып бару өчен авылда аерым төркем төзедем. Бу эшнең мәҗбүри түгеллеген, ә күңел кушканга икәнлеген җиткердем. Халык шундук күтәреп алды. Беренче тапкырында азык-төлек, гигиена әйберләре, башка кирәк-яраклар  җыйдык.

Аннан инде хәрби операциядә хезмәт итүче авылдашларыбыз белән элемтәгә чыктык.  Берсе генератор сорады. Төркемгә, егетләрдән шундый-шундый үтенеч бар иде, теләге булганнар катнаша ала, дип  яздым. Авыл халкы булдырган кадәренчә, туганнары  шактый зур сумма белән кушылдылар. Генераторны алып җибәрдек, иясенә барып җитте. Аннан җылы оекбашлар, кием-салымнар җыйдык. Әбиләр-апалар көне-төне бәйләмнәрне кулларыннан төшермәделәр. Әдәби әсәрләрдә сурәтләнгәнчә, нәкъ Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек инде. Җырлый-җырлый бәйләп, дөнья хәлләрен сөйләшеп, кич утыралар. Хезмәт итүчеләргә  исәнлек, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телиләр.   Бу эшкә  райондагы барлык җирле үзидарәләр дә кушылган иде. Безнекеләр дә читтә калмады. Үзегез алырсыз инде, дип акча күчерүчеләр дә булды. Аларга яңа киемнәр сатып алдык. Әйберләрне 17 тартмага тутырдык. Кабинага гына сыймады, машинага арба тагып, барысын да районга үзем илтеп бирдем. Авыллардан ярдәмне районда бер урынга җыялар да хәрби зонага «КамАЗ» машинасы белән алып китәләр.

Ярдәм итү эшенә халык бик тиз ияләшеп китте.

– Сез шундый кирәкле эш эшлисез икән. Нәрсәгә тотарга икәнлеген үзегез карарсыз дип, мәрәҗәгать итмәгәндә дә килә башладылар. «Ватсап»ка, «Вконтакте»га куеп баргач, хәтта башка район кешеләре дә ярдәм итә башлады. Бик зур рәхмәт аларга. Димәк, безгә ышаналар.

Тора-бара тагын бер әйбер турында уйлаштык. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең, һәлак булганнарның гаиләләренә игътибарны арттыру турында иде ул. Кайберләрендә яңа туган балалар да бар. Хәйрия ярдәме итеп бирелгән  памперслар бар иде, өстәп башка кирәк-яраклар алдык та, аларны йөреп чыктык. Монысын махсус Яңа ел бәйрәменнән соң эшләдек. Чөнки бәйрәмдә бүләк бирүчеләр дә, ярдәм итүчеләр дә болай да бар бит. Районнан да оештырдылар. Февраль аенда хезмәт итүче бер егетебезнең гаиләсендә тагын бер бәби туды.  Беррәттән аларны да котлыйсы килгән иде.

Күптән түгел хәрби зонага машина җибәрдек. Авылдашыбыз сораган иде. Сервиста эшли торган бер егет, ремонтлап, үзе илтеп бирергә ризалашты. Чыгымнар да бик зур, юл да озын бит. Ватылып калган чаклары да булды, түләүле юлдан да бардылар. Аларны да гел күзәтеп, ярдәм итеп тордык. Машинаны авылдашка тапшырып, дуслашып, бик күңелләре булып  кайттылар.  Игелек эшләү кешеләрне табыштыра, бергә туплый, дәрт өсти. Анысына да бик сөенәм. Ходай сиңа ярдәм итәргә, башкаларны шатландырырга мөмкинлек бирә икән, шуны кулланырга кирәклеген бик күп кеше аңлый хәзер. Ярдәм итү эшенә тотынгач, минем дә дусларым артты. Барыбыз да бер фикердә. Гел булышасы, нидер эшлисе генә килеп тора. Үзеннән-үзе тәртипле тормыш алып бара башлыйсың. Әйтергә кирәк, мондый халәт гаиләгә дә кагыла. Өйдәгеләр дә бар булмышлары белән ярдәм итәргә генә торалар. Без бернинди вазгыятьтә дә югалып калмаска, нык булырга өйрәндек, бер-беребезгә таянырга кирәклеген төшендек.

Уйланырга мәҗбүр итә

Миңнур Шәмсетдинов белән без Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы белән Белоруссиягә барып кайтканнан соң гәпләшеп утырган идек.  Ул вакытта Татарстан делегациясе  Питрәч районы Әлбәдән авылы егете, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның каберен зиярәт кыла (герой Брест крепостенда җирләнгән). Миңнур аның каберенә Әлбәдән авылыннан алып килгән бер уч туфрак сала. Туган җиренә алып кайту өчен, ул күмелгән җирдән дә бер уч туфрак ала.

– Авылда митинг оештырып, бу туфракны Белоруссия җирендә һәлак булган авылдашларымның балалары, оныклары, туганнары катнашында, аларның әниләре, хәләл җефетләре күмелгән каберләр өстенә салдык. Ничә еллар үтсә дә, якыннарының ничек һәлак булуы, алар җирләнгән урыннар турында белү бик мөһим булып чыкты, – дип уй-хисләре белән уртаклашкан иде ул.

Миңнур кебек фидакарьләр булганда,  туган җир үз геройларын онытмый.  Узган ел Питрәч районында бишенче тапкыр бөтенроссия «Әлбәдән» хәрби реконструкция фестивале узды. Анда Петр Гавриловның беренче тапкыр сугышка керүе тасвирланды. Фашистларның, иртәнге дүрттә Буг елгасын кичеп, Совет җиренә үтеп керү вакыйгасы торгызылды.  «Брест крепосте легендалары» дигән күренеш күрсәтелде.

– Мондый чаралар уйланырга мәҗбүр итә, – ди Миңнур Шәмсетдинов. –Фестивальдән һәркем, тетрәнеп, «тарих», «туган җир» дигән төшенчәләр турында уйланып кайтып китте. Бүгенге халәтне дөрес аңлау өчен дә бик кирәк бу.

 


Фикер өстәү