«Кинәт кенә юкка чыкты»: бүген журналист Земфира Гыйльметдинованың туган көне булыр иде

Бик күпләргә бар күңелен бирердәй булган, кайчан шалтыратма, җылы сүзен тапкан, һәр проблеманы җайлы итеп кенә хәл иткән Земфира апага бүген 57 яшь тулыр иде. Тик кызганыч, 2021 елның 15 декабрендә ковид аны арабыздан алып китте.

Без Земфира апа белән күрше йортларда яшәдек. Эшкә бару юлым алар аша уза иде. Ул бер генә тапкыр да мине җәяү йөртмәде. Гел эшемә кадәр машинасына утыртып алып килер иде. Хәзер дә эшкә барырга чыгуга Земфира апаны искә төшерәм. Алып бару гына түгел, кайчак алып та кайтыр иде. Бару юлы кыска булса да, кайту бөкеләр аша, озакка сузыла иде. Земфира апа белән рәхәтләнеп сөйләшер идек. Сагынам шул чакларны. Сагыну дигәннән, аны бик күпләр юксына. Күршеләре дә еш кына аның белән булган күңелле Хәтирәләрне искә төшерә. Подъездларындагы тәртип, күмәк эшләрне ул башлап йөргән. Бөтен кеше хөрмәт иткән аны.

– Кинәт кенә юкка чыкты. Әле дә мондадыр кебек. Ерак сәфәргә киткән төсле генә булыр тоела, – ди күршеләре дә.

Ә мин исә Земфира апаны йортның кая ягына чыксам да, искә алам. Дөресрәге, ишегалдында машинасы торган урын да аны хәтерләтә. Балкон астында исә ул утыртып калдырган чәчәкләр әле дә яз җитүгә баш калкыта. Туфан Миңнуллиннан алып кайтып утырткан карлыганы ел да җимеш бирә. Яхшы кешеләрне онытасы да килми, онытып та булмый. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Земфира апа!


Фикер өстәү