23 июньдә Татарстанның өч шәһәрендә эш эзләүчеләр өчен «Работа России. Время возможностей» Бөтенроссия ярминкәсе үткәреләчәк.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, чара Казанда – «Горки-Әмәт» урманында, Чаллыда – «КамАЗ» мәдәният сараенда, Түбән Камада – «Ковер» яшьләр башлангычлары үзәгендә узарга тиеш. Әйтик, Чаллыда 25 зур предприятие 1,5 меңнән артыграк вакансия (хезмәт хакы – 40 меңнән 120 мең сумга кадәр) тәкъдим итәчәк. Алар арасында «КАМАЗ», «Ремдизель», «ТЭМПО», башка шундый заводлар бар. Ярминкәдә үзеңә кулай эш табу, мастер-класслар һәм тренинглар узу мөмкинлеге тудырыла.
Ярминкәгә килүчеләр белгечләр ярдәмендә үзләренең карьерасын планлаштыра алачак. Шулай ук үз эшеңне ачу, резюме тутыру һәм әңгәмәләшү серләренә өйрәтәчәкләр.