Илгә препаратлар кертү һәм теркәүнең гадиләштерелгән тәртибен киләсе ел ахырына кадәр озайткан

Россия Хөкүмәте, кирәкле дару запасын булдыру өчен, илгә препаратлар кертү һәм теркәүнең гадиләштерелгән тәртибен киләсе ел ахырына кадәр озайткан.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин искә төшереп үткәнчә, илебезгә каршы кертелгән чикләүләр аркасында күп кенә логистика чылбырлары өзелгән. Дару җитештерүчеләр үзләренең товарын эчке базарга тизрәк чыгара алсын өчен гадиләштерелгән процедуралар кулланылачак.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, биредә сүз иң элек Россиядә сатылучы даруларның аналогларын теркәү һәм дарулар кертүгә рөхсәтләр алу турында бара.


Фикер өстәү