Бу атнада Татарстанда салкынча һава торышы сакланачак

Бу атнада Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил булырга мөмкин.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, чәршәмбе – 7 июньдә республикада явым-төшем көтелми диярлек. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +19…+24, төнге сәгатьләрдә +6…+12 градус күрсәтәчәк. Пәнҗешәмбе – 8 июньдә көндез һава температурасы +19…+24 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Төнлә  асылда явым-төшемсез, +7…+12 градус.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 9, 10 июнь – җомга һәм шимбә көннәрендә салкынча һава саклана. Көндез +18…+23 градус. Урыны белән явым-төшем булырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, республика урманнарында янгын куркынычы зур булу сәбәпле, кисәтү игълан ителгән. Метеорологлар билгеләп үткәнчә, 6–12 июнь чорында Татарстанның кайбер районнары урманнарында югары (4 класс) һәм гадәттән тыш югары дәрәҗәдә (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.


Фикер өстәү