Яшүсмер дустына бензин сибеп ут төрткән

Зыян күрүче тәненең 80 процентын янган.

Мәскәүдә яшүсмер дустына бензин сипкән, аннары аңа ут төрткән. Әлеге хәл 5 июньдә Чечерский кичүендә урнашкан балалар мәйданчыгында була.

РФ Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге термик пешүләр алган. Хәзер ул башкала хастаханәсендә, анда аңа квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә.

Бу факт буенча «аеруча рәхимсез рәвештә үтерүгә омтылу»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелгән яшүсмерне Тикшерү комитетына сорау алу һәм булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен алып килгәннәр.


Фикер өстәү