Балтырган үрчеткәннәрне штраф көтә

Депутатлар Дәүләт Думасына балтырганга кагылышлы ике закон проектын кертергә ниятли. Аларның берсе Җир кодексында «инвазив үсемлек» (таралуы биологик күптөрлелеккә йогынты ясарга мөмкин булган) дигән төшенчәне беркетүдән гыйбарәт булса, икенчесе федераль дәрәҗәдәге җирләрдә балтырган үрчеткән өчен штраф салуны күздә тота.

Балтырганның ни дәрәҗәдә агулы үсемлек икәнлеген язып, аңлатып торырга кирәкмидер дә, шулай да тагын бер кат искә төшерү зыянлы булмас. Россельхознадзорның фи­то­санитар һәм орлык сыйфаты күзәтчелеге, орлык тикше­рү бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров сөйләвенчә, июльдән августка кадәр чәчәк атып, җимешләре июльдән сентябрьгә кадәр өлгерә торган балтырганның агулы матдәләре кеше яки терлек тиресенә эләккән очракта тәнне пешерә. Саклану чарасын күрмәгән очракта, пешү бик каты булырга, 3–6 айга кадәр сузылырга мөм­кин. Шу­ңа күрә балтырган­ның нәрсә икәнен белүчеләр, тәнгә согы тигән очракта, тизрәк юып төшерә, әлеге зарарланган урын кояш нурлары белән тагын да азып китмәсен өчен сак­ланырга тырыша. Балтыр­ган­ның согы күзгә керсә, аеруча куркыныч, ул кешене сукыр калдырырга да мөмкин. Аның зыяны кешеләргә генә түгел, табигатькә дә зур. Балтырган үскән җирнең көче бетә, ди белгечләр.

Шунысы бик начар: балтырган бик тиз таралып, ул биләгән җирләр елдан-ел арта. Моның шулай икәнлеген аңлар өчен, саннарга күз салу да җитә. «Россельхозцентр»ның Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәнова җиткергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда балтырган үрчи торган мәйданнар елдан-ел арта. Әйтик, 2021 елда республиканың 30 районында әлеге агулы үсемлек биләгән мәйданнар 1,2 мең гектар булган. Узган ел исә мондый участоклар 1,38 мең гектарга җиткән. Чагыштыру өчен: 2012 елда мондый җирләр – 109, 2018 елда 600 гектар булган. Хәзерге вакытта балтырганнан аеруча Биектау, Балтач, Арча, Әгерҗе, Питрәч районнарында һәм Казанда яшәүчеләр иза чигә. Әлеге агулы үләнне чокыр-чакырларда, сулыкларда, халыкның бакчаларында, юл читләрендә күпләп очратырга мөмкин.

Балтырган Биектау районының Суыксу җирлегенә кергән авылларында да күп. Аеруча халкы аз булган Чәмәк авылында азган.

– 1980 нче елларда балтырганны безнең тирәдә 4 гектар җиргә махсус чәчкән булганнар. Элек колхозда да, хуҗалыкта да маллар күп иде, үләнгә азарга ирек булмады. Соңгы елларда, кызганыч, ул нык үрчеде. Аеруча сулы урыннарда күп, – диде җирлек башлыгы Рамил Низамиев.

Аның сүзләренчә, үз хуҗалыгында булган үләнне халык үзе чаба. Ә менә чокыр-чакырлы, сулы урыннарны чабып бетерү мөмкин түгел. Билгеле булганча, берничә ел элек Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агулы үсемлеккә каршы химик ысуллар белән көрәшү өчен акча бүлеп бирә башлаган иде. Аның нәтиҗәсе булдымы соң?

– Ике ел рәттән эшкәрткән җирләрдә балтырган юкка чыгып бара. Менә быел да эшкәртергә әзерләнәбез. Химик эшкәртүдән соң балтырган кайдадыр берән-сәрән генә калды, кайдадыр бөтенләй бетте. Химик ысул белән эшкәрткәннән соң, чабасы да юк. Иң мөһиме – эшләрне чәчәк атканчы башкарып чыгу. 4 метрга кадәр үсә бит ул. Бик усал үсемлек. Яныннан узып китсәм дә, миндә аллергия башлана, – диде Рамил Низамиев.

«Россельхозцентр»ның Татарстан буенча филиалы белгечләре аңлатуынча, балтырган ике тапкыр эшкәртелергә тиеш. Май ахыры – июнь башында – химик һәм механик эшкәртү узса, җәй урталарында гербицидлар ярдәмендә яки кулдан эшкәртелә. Әлдермеш авылында яшәүче Тәлгат Сабиров та балтырганга каршы көрәшне иртә яздан ук башларга кирәк, дип саный.

– Балтырган да, башка үсемлекләр кебек үк, май аенда чыга башлый. Иң нәтиҗәлесе – аны чыгу белән эшкәртү. Хәзер алар биегәйгәннән-биегәя бара. Дымлы көнне хәтта 10 сантиметрга кадәр үсәргә дә мөмкин. Бер елны Әлдермеш һәм Өбрә авылларында, эксперимент буларак, балтырган үсә торган җирләрнең бер өлешен көздән сукалаган идек. Ләкин яз көне яңадан чыкты. Орлыгы җитешкәнче чабарга тырышсак та, барыбер тишелеп чыга. Шуңа күрә бу эшләрне бертуктаусыз эшләргә, бер балтырганга каршы да берничә ел көрәшергә кирәк. Соңгы елларда аларга каршы нәтиҗәле көрәш башланды, – диде ул.

Фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы белгече Екатерина Баранова фикеренчә, балтырган үрчеткән өчен штраф салганчы, киресенчә, аңа каршы көрәшкәннәрне бүләкләсәләр, файдасы яхшырак булыр иде.

– Хөкүмәт органнары урынында булсам, штраф салганчы, бүләкләр идем, – ди ул. – Моның өчен ришвәт тә, башка нәрсәләр дә кирәк булмаган бәйсез кешеләрдән торган комиссия төзергә кирәк. Алар урыннарга чыгып тикшерсеннәр иде. Әгәр уңай үзгәрешләр бар икән, бакчачылык ширкәтләренә, мәсәлән, ниндидер бонуслар бирелсен. Әйтик, чүпләрен бушлай чыгарсыннар. Яки электр энергиясе өчен ташлама ясасыннар. Менә шулай иткәндә ниндидер уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Биолог фикеренчә, әлеге әрсез үсемлек үскән урынга кара төстәге тукыма каплап кую да булышыр иде. Ике елдан соң бу урынга үлән чәчәргә кирәк. Ләкин бу да балтырганны тулысынча бетерер, дигән ышаныч юк, ди белгеч.

 

 

 

Вставка

Балтырганнан чистартканда истә тотарга кирәкле киңәшләр

1.Балтырган сабакларын чәчәк атып бетергәндә һәм орлык формалашкан вакытта чабу тыела. Бу, беренчедән, бернинди дә нәтиҗә бирми, икенчедән, бүленеп чыккан согыннан пешәргә дә мөмкин. Чабылган үләнне сак кына бер урынга җыеп, яндырган очракта гына, аның таралуын киметергә мөмкин.

2.Чабылган үләнне киптерергә калдырырга ярамый, чөнки хәтта мондый үсемлекнең дә орлыгы өлгерергә мөмкин.

3.Үләнне орлыклары тулысынча җитлеккән вакытта да чабарга ярамый. Болай эшләгәндә, алар җиргә коелып, бөтен территория буенча тизрәк таралачак. Ә җилле көне чапсагыз, әрсез үлән күрше мәйданнарга да «куна»ка керергә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү