Илсөя Бәдретдинова: «Тьфу, кит моннан», – диеп, артыма тибеп чыгарган булыр иде»

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрендә татуировкасын күрсәткән. Ул аның муенының арткы өлешендә урнашкан.

Җырчыга язылучылар аның нәрсә аңлатканын  һәм, «тату» ясаткан өчен мәрхүмә әбисе нәрсә дип әйткән булыр иде микән, дип сораган.

«Ул күп нәрсәне аңлата инде. Берәр кайчан язармын әле», – дигән җырчы.

Илсөя әбисенең «Бер генә тапкыр яшисең, кызым! Ничек яшисең килә – шулай яшә! Кешеләр өчен түгел, үзең өчен!» – дип җавап бирүен теләгән булыр иде.

«Ә чынлыкта… «Тьфу, кит моннан», – диеп, к..емә тибеп чыгарган булыр иде», – дип җавап биргән әбисенең холкын яхшы белгән җырчы.

 


Фикер өстәү