Җырчы Чәчкә сөенечле яңалыгы турында хәбәр итте

Күптән түгел икенче тапкыр әни булган җырчы Чәчкәне сабые белән белән хастаханәдән чыгарганнар. Әни белән бәбине каршыларга Чәчкәнең ире һәм кызы Весна килгән.

«Аллаһка шөкер, чыктык без. Рәхмәт сүзләрем бик күп. Аерым пост итеп соңрак язам, дуслар», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.

Чәчкә 15 мартта  икенче бәбиен тапкан иде. Соңрак ул кайгырып, нәни кызының реанимациядә булуын хәбәр итте. Ниһаять, аңа сабые белән өенә чыгарга насыйп булган.


Фикер өстәү