Чәчкәнең яңа туган кызы реанимациядә. «Минем кызым – көрәшче. Син булдырасың! Без барысын да җиңеп чыгачакбыз!»

Җырчы Чәчкә икенче тапкыр әни булды. Тормыш иптәше Ирек белән аларның кызалры 15 мартта туды. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән иде. 

Чәчкә бәби тапкан көнен видеога төшергән булган, ул кадрларын тамашачыларына да күрсәтте. Җырчы  операциянең уңышлы үтүе, тик сабыйның гына әлегә реанимациядә булуы хакында әйткән.

«Белсәгез иде… Утларда яндым ул көнне. Яшьләрем тыгылып, ага алмадылар. Ләкин мин беләм, минем кызым –көрәшче. Син булдырасың! Без барысын да җиңеп чыгачакбыз! Барысы да әйбәт булачак! Иншәаллаһ», – дип язган Чәчкә видео астына.

 

 


Фикер өстәү