Татарстанда коры үләнгә ут кабу очраклары теркәлгән

Көннәрнең җылы һәм коры торуы янгыннарга бер сәбәп булып тора. Түбән Кама һәм Питрәч районнарында коры үләнгә ут кабу очраклары теркәлгән инде. Әмма вакытында күреп сүндереп калганга, ут таралмаган. Ни өчен ягабыз һәм янабыз? Коткаручылар да, урманчылар да сак булырга куша.

– Яз башында коры үлән яну очраклары күзәтелә инде ул. Аны вакытында күреп хәбәр итәргә кирәк. Башта – үлән, аннан урман булмасын. Бик сак булырга кирәк, – ди урманчы Айрат Шакиров. – Халык йорт янәшәләрен чистарта башлады. Коры үләнне дә ягалардыр инде. Тик әлегә ярамый. Моның өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 16 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, табигатьтә ял иткән вакытта, шулай ук бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ашарга һәм шашлык әзерләргә рөхсәт ителми. Пиротехника куллану да тыела.

Янгын кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган. Янгынга каршы режим кертелгән вакытта тәртип бозучы гади кешеләргә – 10 меңнән 20 меңгә кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 меңгә кадәр, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 меңгә, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф салыначак.


Фикер өстәү