Алинә Шәгәрәева:  «Дәрестән цирк ясарга кирәкми»

Туган телеңне белмәү оятмы? Өй эшләре, дәреслекләр авыр булганга кем гаепле? Әлеге һәм башка сораулар турында 2023 елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып танылган Алинә Шәгәрәева белән сөйләштек. Ул Казанның 13 нче гимназиясендә белем бирә.

Алинә Илсуровна, сез – авыл мәктәбендә укытып, шәһәргә килгән укытучы. Кайсында белем бирү авыррак?

– Мин Спас районының Урта Йорткүл авылыннан. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, белем алуымны башкалада дәвам иттердем. Кызганыч, безнең мәктәптә чит тел укытмадылар, чөнки укытучы юк иде. Инглиз телен өйрәнү теләге белән Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетына укырга кердем. Анда «инглиз теле, татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге алдым. Әти-әни бик сагындырган иде, шуңа авылым мәктәбенә кайтып урнаштым. Чит тел укытучылары җитми, шуңа күрше авылларга да йөреп, берничә мәктәптә эшләргә туры килде. Авыл мәктәпләрендә балалар саны кимү сәбәпле, 2012 елда Казанга килдем. Туган телемә булган мәхәббәт, бай әдәби мирасыбыз белән кызыксынуым өстенрәк чыкты. Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым.

Авыл һәм шәһәр баласы арасында аерма бар, әлбәттә. Тик ул хәзер без үскән чордагы кебек үк кискен түгел. Аерма күбрәк холык, тәртиптә чагыла кебек. Авыл баласы беркатлырак инде ул, һәм, авыл булгач, бер-береңне беләсең, бер зур гаилә кебек якын буласың.

Хәер, мин эшләгән гимназия дә артык зур түгел. Һәр баланы, әти-әнине беләбез, диярлек. Шуңа күрә зур гаилә кебек яшибез. Әти-әниләр балаларына безнең гимназияне очраклы гына сайламый. Беренчедән, бездә татар мохите. Икенчедән, ата-ананың күңеле тыныч, чөнки бездә тәртип.

Татар гимназиясе булгач, барлык фәннәр дә туган телдә укытыламы?

– Сер түгел, татар гимназиясе булсак та, бездә татарлар гына түгел, башка милләт балалары да белем ала. Таләпләр буенча, гимназиягә килгән, безнең микрорайонга кергән һәр баланы алырга кирәк. Шул сәбәпле хәзер кайбер фәннәр рус телендә укытыла. Шулай да бер генә укучының да, әти-әнинең дә: «Безгә татар теле кирәкми», – дип әйткәне юк. Туган телне сайлау вазгыяте килеп туган чорда да бернинди ыгы-зыгы купмады. Ата-аналар һәм укучылар барысы да татар телен яклап чыкты. Шул рәвешле, татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр арасында чит милләт балалары да бар. Моннан тыш тәрбия чараларын, күпчелек түгәрәкләр, дәрестән тыш эшчәнлекне татар телендә алып барырга тырышабыз. Җитәкчебез Ләйсән Галләметдинова укытучыларга ике дәүләт телен дә камил белүне шарт итеп куя, чөнки гимназиядә аралашу мохите татарча.

Соңгы елларда башка фәннәргә караганда, туган телне укыту авыррак булу турында еш ишетергә туры килә. Әти-әниләр, өй эшләре катлаулы, балаларга булыша алмыйбыз, дип зарлана. Бу чынлыкта да шулаймы?

– Бәлки үзем татар гимназиясендә эшләгәнгә күрәдер, мин моның белән бик үк килешеп бетмим. Рус мәктәпләрендә, әлбәттә, проблемалар бардыр да. Ләкин бүген һәр укытучы үз фәнен өйрәнүне кызыклы гына түгел, нәтиҗәле итәргә омтыла. Баланы кызыксындыру өчен, дәрестән цирк ясарга кирәкми. Минем фикеремчә, укучыларның фән белән кызыксынуына иң төп ачкыч – укытучы осталыгында.

Өй эшләренә килгәндә, бу мәсьәләдә проблемалар барлыгын беләм. Катлаулы биремнәр булганда, үземә дә туганнарым яисә танышларымның балаларына ярдәм итәргә туры килә. Укытучы тарафыннан җибәрелгән хилафлыклар аркасында, балада һәм әти-әнидә туган телгә карата нәфрәт барлыкка килә. Укытучы һәр эшкә иҗади якын килергә тиеш, дип саныйм. Укучыларыма дәрестә яхшылап аңлап киткән, өйдә үзләре генә дә эшли ала торган биремнәр бирү яклы. Өй эшен аңлатканда кат-кат әйтәм: «Аңлап китәсезме, эшли алырсызмы? Эштән арып кайткан әти-әниләрегезне борчырлык булмасын».

Ана телеңне белмәү оятмы?

– Монысы – намус эшедер, мөгаен. Туган телне милли үзаң белән бербөтен итеп карар идем. Туган телеңне белми торып, «мин – татар!» дип күкрәк кагу дөресме? Әйе, сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ләкин үз милләтеңне хөрмәт итсәң, туган телеңне дә белү, өйрәнү кирәк. Безнең горурланырлык бик борынгы һәм бай тарихыбыз, дөньякүләм данлыклы шәхесләребез бар. Һәм бу горурлык хисен бала күңеленә, беренче чиратта, әти-әни, әби-бабай сеңдерергә тиеш. Ләкин ни кызганыч, алар еш кына үзләре дә, баласы, йә оныгы белән вата-җимерә русча сөйләшеп маташа. Бу – баланы артык иркәләүдәндер, мөгаен. Монысы инде – башка мәсьәлә.

– Укытучыга хөрмәт бармы?

Бүген җәмгыять, бик күп җаваплылыкны үз өстеннән төшереп, укытучы җилкәсенә ташлый. Еш кына укытучы әти-әни өйрәтмәгәнне өйрәтергә, әти-әни бирмәгән тәрбияне бирергә, гаиләдә бала күңеленә сеңдерелмәгән кыйммәтләрне аңлатырга, ә кайвакыт әти-әни хатасын төзәтергә дә мәҗбүр. Шуңа күрә җәмгыятебезнең киләчәге нинди булуда укытучының роле әйтеп бетергесез зур. Киләчәгебез нинди булыр, илебез язмышы ничек язылыр, тарихыбыз ничек үзгәрер – болар барысы да җәмгыятебезгә нинди кешеләр килүдән тора. Ә ул кешеләрне заман укытучысы тәрбияли. Һәм без бу җаваплы вазыйфаны намус белән үтәргә тиеш. Бу – безнең миссия. Үзебез сайлаган язмыш.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү