Күп балалы гаиләләрне торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат итәргә тәкъдим иткәннәр

Дума депутаты Разворотнева күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирүне тәкъдим иткән.

Россиядә күп балалы гаиләләргә ЖКУ хезмәтләре хакының тулы күләмендә субсидия түли башларга мөмкиннәр. Думаның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева “ Известия” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә ЖКУ хакын түләүгә субсидия бирү тәкъдим ителә. Бу чара шулай ук эшсезлек җиле кагылган гаиләләргә карата да кулланылырга мөмкин”, – дип аңлатып үткән ул.
Моннан тыш яңа тәкъдим 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне 70 процентка субсидияләүне, “коммуналка” түләгәндә банк комиссияләрен юкка чыгаруны, идарәче компанияләр өчен аны 0,1 процентка гына калдыруны күздә тота.

Депутатлар шулай ук ЖКУ оешмалары өчен салым түләүне кичектерүне һәм икътисадтагы тотрыксызлык чорында җыемнарны киметүне тәкъдим иткән.

Төзелеш министрлыгына бу җәһәттән тиешле документлар җибәрелгән.


Фикер өстәү