Татарстанда үзмәшгуль ханым Краснодар краен перәннекләр белән тәэмин итә башлаган

Дәүләт ярдәмендә аның эшчәнлегенә “җан” кергән.

Казанда яшәүче Ольга Мортазина инде менә берничә ел дәвамында перәннек җитештерә. Моннан тыш, ул балалар өчен мастер-класслар үткәрә. Ханым әле күптән түгел генә, үзмәшгуль буларак, Татарстан Икътисад һәм сәүдә министрлыгы биргән дәүләт субсидиясе (170 мең сум) ярдәмендә профессиональ җиһаз сатып алган. Субсидия аңа кухня машинасы, азык-төлек өчен 3D-принтеры сатып алу, белемен үстерү мөмкинлеге биргән.

Моңа кадәр ул сәнәгать производствосында инженер булып эшләгән. Ләкин хыялы башкачарак булган. Ханым үз хыялын тормышка ашыру өчен 2020 елда кондитерга әйләнгән. Аның эш үзенчәлекләреннән берсе — ширбәттән төрле милли бизәкләр ясау.

Ольга сүзләренә караганда, профессиональ җиһаз сатып алу мөмкинлекләрен бик нык киңәйткән. Хәзер ул үзенең перәннекләрен Сочига җибәрә башлаган. Анда аның продукциясе нәкъ менә милли татар перәннекләре сыйфатында сатыла.


Фикер өстәү