Татарстан хакимияте азык-төлек һәм даруларга бәяләрне контрольдә тотачак

Хәзер бәяләрне контрольдә тоту зарур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республикада атна саен беренчел ихтыяҗ товарларына, азык-төлеккә бәяне күзәтчелек алып барыла. Элегрәк мониторинг айга бер генә башкарыла иде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашуда әйтте.

–  Ике комиссия төзелде. Берсе азык-төлек товарларын, икенче комиссия азык-төлек булмаган товарлар өчен җаваплы. Җитәкчелек итү вице-премьер, тармак министрларына йөкләнгән. Гомумән алганда, бөтен эшне оештыру белән Татарстанның Икътисад министрлыгы шөгыльләнә. Бүген Рөстәм Миңнеханов район башлыклары, министрлыклар белән чираттагы киңәшмә уздырачак, – диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү