Табиб: Коронавирустан соң дүрт ай дәвамында температура төшмәскә мөмкин

Коронавирус инфекциясен кичерүчеләрнең тән температурасы берничә ай буе 37,5 градустан төшмәскә мөмкин. Бу хакта Урал федераль округының авыруларны профилактикалау буенча баш табибы, медицина фәннәре докторы Сергей Токарев сөйләп үтте, дип хәбәр итә Ura.ru басмасы.

“Чирдән соң озак вакытлар буе – өч ай һәм аннан күбрәк вакыт дәвамында тән температурасының 37– 37,5 градус чикләрендә тирбәлүе ихтимал. Эш тәҗрибәсендә безгә бу билгенең өч-дүрт ай дәвамында саклануын күрергә туры килде”, – дип искәртеп үткән белгеч.

Токарев әйтүенчә, тән температурасының төшмәве йә иммун системасында ниндидер көйсезлекләрнең барлыкка килүе, яисә коронавирусның кайбер органнарда, әйтик, лимфа тукымасында яисә эчәктә озак вакыт “китәргә теләмичә ятуы” турында сөйли. “Инфекция күзәнәкләрдә саклана, әмма сулыш юллары аша чыкмый. Ягъни мондый кеше башкаларга чир йоктыра алмый”, – дип аныклап үткән ул.

Шуңа күрә , табиб аңлатып үткәнчә, Covid-19 инфекциясен кичерүчеләр, озак вакыт дәвамында тән температурасы төшмәсә, куркуга бирешмичә генә, өстәмә тикшеренү узарга тиеш. Бу очракта табиб билгеләгән тикшеренүне узу җитә.

“Бернинди авырту булмаса, күрсәткечләр нормадан тайпылмаса, тән температурасын үлчәп торудан туктарга гына кирәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Токарев.


Фикер өстәү