«Син – уразадамы?» – дип сорарга ярыймы?

Менә Рамазан аеның бер атнасы узып та китте. Шуңа карамастан, редакциябезгә ураза тотуга кагылышлы сораулар килеп тора. Башкалабыз­да­гы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аларга тәфсилләп җавап бирде.

:: Авыз чайкасаң, теш чистартсаң, ураза бозылмыймы?

– Бисмилләһир-рахманир-рахим! Чынлап та, бу – бик үзенчәлекле мәсьәлә. Ураза вакытында тамактан ризык яки су үтсә, билгеле, уразагыз бозыла. Авыз чайкаганда, теш чистартканда тамактан су үтеп китмәсә, әлбәттә, бозылмый. Шуңа күрә авыз чайкаганда, теш чистартканда бик игътибарлы булыгыз.

:: Ураза вакытында мунча керергә, тирләп утырырга ярый, диләр. Чабынырга ярыймы? Чабынганда да тир генә чыга ич.

– Монысы да – шактый үзенчәлекле мәсь­әлә. Ураза – болай да җитди сынау. Бигрәк тә авыз ачар алдыннан бик нык эчәсе килә. Эссе көннәр башланса, болай да гел эчәсе килеп торачак. Хәл бетә. Мунча кереп, чабынып, хәлләрне бетерәбез икән, бу эш бик үк дөрес булмас. Үз-үзеңә зыян китерү тыелган. Шуңа күрә һәр кеше бу җәһәттән үз мөмкинлекләренә карасын. Кайбер кеше озаклап мунча керсә, ныклап чабынса да, аңа берни булмый. Шул ук вакытта кемдер, их, бер чиләк су эчәр идем, дип көрсенә.

:: Хәзер ОРВИ, аллергия вакыты, борынга дару салу уразаны бозмыймы?

– Әгәр тәме, тәэсире тамакка барып җитмәсә, дару йотмасак, ураза бозылмый. Шуңа күрә сакланырга кирәк, тамактан үтмәсен.

:: Кайвакыт ачу чыгып, катырак сүз әйтелә. Ачның ачуы яман, дигән сүз дә бар ич. Андый вакытта нишләргә?

– Андый чакта рәсүлебез Мөхәммәд пәйгамбәр «Мин – уразада, мин – уразада, мин – уразада», – дип, өч тапкыр әйтергә киңәш иткән. Кемдер шаулый башлаган икән, аны туктатыйм дип, җавап кайта­рыр­га ашыкмагыз. Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Үзебез дә борчылабыз, ачуланабыз. Ураза ахырында фытыр сәдакасы бирәбез ич. Фытыр «юу, чистарыну» дигән мәгънәне аңлата. Фытыр сәдакасы менә шул хилафлыкларыбызны юкка чыгара. Ачу җәһәтеннән рәсүлебезнең башка хәдисе дә бар. Ул анда: «Ачуың килсә – утыр, алай да бетми икән – ят, болай да бетмәсә, су янына барып, тәһарәт ал», – дип тәкъдим итә. Шулай үзебезне кысада тотып, уразабызны бозмаска тырышыйк.

:: Ифтарны вакытында ашарга кирәкме? Соңрак авыз ачсаң да ярыймы?

– Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сөннәтендә, ифтарны вакытында кылу тиешле, дип әйтелә. Эштә яки транспортта икәнсез, вакыты керүгә, берәр хөрмә яки су кабып, авыз ачыгыз. Аннан соң, өйгә кайткач, рәхәтләнеп, ашыкмыйча, ифтар ашларын ашый аласыз. Шуңа күрә авыз ачу вакыты җиткәч, нәрсәдер кабарга, йотып куярга кирәк.

:: Сәхәрдә йоклап калсаң, ураза тотаргамы, икенче көнгә калдырыргамы?

– Әлбәттә, сәхәргә тору – бик саваплы, яхшы, бәрәкәтле гамәл. Әмма сәхәргә тормасагыз, уянмасагыз да, уразагыз бозылмый. Уразаны дәвам итәргә, бер дә калдырмаска кирәк.

:: Рамазан аенда тешләрне дәваларга ярыймы?

– Уразаны боза торган нәрсәләрне без белергә тиеш. Әйтик, тукландыра торган мат­дәләр, витаминнар булмый икән, укол кадау бозмый. Мәсәлән, авырттырмас өчен кадыйлар. Билгеле, тешне дәвала­ган­да кан кебек калдыкларны йотабыз икән, ул бозарга мөмкин. Хәзерге вакытта канны, төкерекләрне суырттырып торучы җайланмалар бар. Ул яктан ансат. Билгеле, анда да табиблар белән сөйләшеп: «Мин – уразада, шуңа күрә калдыкларны яхшылап суыртып барыгыз әле, тамакка эләк­мәсен иде», – дип әйтеп кую зарур. Ул чакта ураза бозылмас, иншалла.

:: Уразада балаларны үбәргә буламы?

– Бервакыт рәсүлебез мәчетендә утырганда аның янына оныклары йөгереп килә. Пәйгамбәребез аларны кочаклый, иркәли, үбә. Шунда бер бәдәви аңа: «Син балаларыңны, оныкларыңны үбәсеңмени, мин үземнекеләрне беркайчан да үпмәдем», – дип эндәшә. Рәсүлебез ул кешегә: «Әгәр дә бер кеше рәхимле булмаса, Аллаһ аңа рәхимле булмас», – дип җавап бирә. Шуңа күрә балаларыбызны үбү уразаны бозмый. Әмма ир-хатын мөгамәләсендә хәл башкачарак. Әгәр хатыныбызны ныграк кочак­лый, үбә башласак, кызып китәргә мөмкинбез. Без, ирләр, ул яктан зәгыйфь. Шул сәбәпле хатыныбызны ныграк кочакласак, уразабызның бозылуы ихтимал. Димәк, көндез ир белән хатынның бергә йоклавының уразаны бозуын онытмаска тиешбез.

:: Кайбер танышлар, дуслар: «Син – уразадамы?» – дип сорый. Билгеле, уразада булган кеше, әйе, дип әйтә дә котыла. Әгәр кеше уразада булмаса, төрлечә акланырга мәҗбүр була. Шуңа күрә кешедән ул хакта сорарга ярамый, дип ишеткән идек.

– Рәсүлебез бик хөрмәтле, әдәпле кеше иде. Безнең дә, аңа охшарга тырышып, кешене уңайсыз хәлгә куюыбыз ихтимал дип, андый сорауны бирмәвебез хәерле. Чөнки аның беркем белмәгән чире булырга, шул сәбәпле ул тота алмаска мөмкин. Ул, Алла сакласын, дөресен әйтмәскә, алдарга мәҗбүр булыр. Шулай без аны кыен хәлдә калдырырбыз.

:: «Өч көн ураза тот та, башка тотма, сиңа шул җитә, дип әйтә әнием. Билгеле, әти-әни­ләрне тыңларга кирәк. Әмма мин әти-әнидән аерым торам, ике балабыз бар. Әти-әнине тыңламасаң, гөнаһ була ич, нишлим?» – дип язган бер укучыбыз.

– Ураза тоту – фарыз гамәл. Әти-әни моны белмәскә мөмкин. Чөнки әле һаман советтан соңгы чордан китеп бетә алмыйбыз, элекке гадәтләр чабудан тарта. Әгәр табиб­лар, ирегез тарафыннан ниндидер тыю­лар булмаса, кияүгә чыккач, сезнең өчен ирегез җавап бирә. Ул рөхсәт бирә икән, сез уразаны тота аласыз. Әлбәттә, ирнең рөхсәте  ул – сөннәт-нафилә. Билгеле, Рамазаннан тыш уразада ирегезнең рөхсәте кирәк. Рамазанда хәтта ирегезнең рөхсәтен сорамыйча да ураза тотылырга тиеш. Чөнки ул фарыз, мәҗбүри. Аны тотмау гөнаһ дип санала. Андый чакта әниегезнең ачуын чыгармыйча: «Син теләсәң ниш­лә, мин барыбер тотам», – дип, каты бәрелмичә, әкренләп, җайлап кына аңлатырга кирәк.

:: Сәхәр тәмамлануга, әйтик, 00.40та иртәнге намазны укырга ярыймы?

– Әйе, ярый. Сәхәр тәмамланды дигән сүз иртәнге намаз вакыты керүне аңлата.
Мәгълүм ки, хәзерге дәвердә һәртөрле ураза җәдвәлләре (расписание) таралган. Ул җәһәттә халык саклансын, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган җәд­вәлләрне үрнәк итеп алсын иде. Сер түгел, кайбер җәдвәлләрдә сәхәр тәмамлану ва­кыты соңрак күрсәтелә. Шул сәбәпле ураза уразадан китмәскә мөмкин. Аллаһы Тәгалә сакласын. Без бик үзенчәлекле урында яшибез. Бездә җәйгә таба төн югала. Офыкта шәфәкъ алсулыгы саклана. Шуңа күрә, төрле аңлатуларга карамыйча, Диния нәзарәте биргән җәдвәлне тотыйк. Ягъни сәхәр тәмамлануга, иртәнге намазны укып, йокларга ятарга мөмкин.

Рәшит МИНҺАҖ


Фикер өстәү