Татарстанда тимер юл станциясендә 52 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

“Арча” тимер юл станциясендә 52 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” Тикшерү идарәсе телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 24 сентябрьдә көндез “Арча” тимер юл станциясендә тиешсез урыннан тимер юл аша чыгып килүче 52 яшьлек хатын-кызны пассажир поезды бәрдергән. Поезд машинисты бу хәлне берничек тә булдырмыйча кала алмаган.

Тикшерү комитетының транспорттагы хәлләрне тикшерүче белгечләре, төрле чаралар уздырып, фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү