Нигә акчаны кире кайтармыйлар?

– Мин бакчада кече тәрбияче булып эшлим. Безне үз хисабыбызга өч ел саен укыталар, әмма чыгымнарны кире кайтармыйлар. Укыйбыз, әмма эш хакы артмый. Ни өчен безнең районда гына укырга җибәрәләр икән? Белем күтәргәч, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы арта, декабрь аенда премия дә алалар. Безгә премиянең п хәрефе дә юк. Югыйсә балалар өчен күпме көч түгәбез. Кече тәрбиячеләр эшенә дә уңай карасыннар иде. Яңа елда 1 мең сум премия булса да, бирсәләр ярый бит.

(Исемем редакция өчен. Мамадыш районы.)

Гөлгенә Нәгыймова, Мамадыш районы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты:

– Кече тәрбиячеләрнең хезмәт хакын без билгеләмибез. Аның күләме республика буенча бертөрле. Гадәттә 18 мең 800 – 19 мең 400 сум. Тәрбияче ярдәмчеләренеке кимрәк. Кече тәрбиячеләрнең хезмәтен бәяләүче күрсәткечләр бар. Иң югары балл – 35. Әйтик, әти-әниләрнең канәгать калуы, балаларның сәламәтлеген, иминлеген саклау, СанПиН штрафлары булу-булмау… Менә шулардан чыгып билгеләнә.

Тәрбиячеләр белемнәрен даими күтәреп тора. Әмма кече тәрбиячеләрне беркем дә мәҗбүр итми. Безнең курсларга җибәргәнебез юк. «Кече тәрбиячеләрне укытырга буламы?» – дип сорасалар, каршы килмибез. Вузлардан белгечләрне Мамадышка чакырабыз. Үзең дә онлайн курслар табарга була. Әгәр җитәкче үзе җибәрә икән, бу очракта үзе түли. Үз хисабына укыганда, исәп-хисапны бухгалтериягә тапшырырга кирәк. Аларга акчаны кайтармыйбыз дип, беркем дә каршы килмәгәндер бит? Бу уңайдан безгә мөрәҗәгать итүче булмады.

Премиягә килгәндә, аны мәгариф бүлеге түләми. Ул Президентның Май указлары буенча бирелә. Директор, урынбасарларга түләнми, бары укытучыларга гына каралган.

Җавапны Сәрия Мифтахова әзерләде


Фикер өстәү