«Целевой» юлламалы укуны ташласаң, акчаны кире түләргә кирәкме?

Кызым «целевой» юллама белән укырга кергән иде. Тик менә укуы ошамый. Ташлыйм, ди. Әгәр дә укуыннан китсә, без акча түләргә тиеш булабызмы?

Алсу

«ВТ» юристы Булат Закиров җавап бирде:

– Әлеге сорауга төгәл итеп җавап бирү өчен, максатчан белем бирү турындагы шартнамәнең югары уку йортына максатчан кабул итү квотасы буенча керүне күздә тотканмы-юкмы икәнен аңларга кирәк.

Әгәр килешү вузга максатчан кабул итү квотасы буенча укырга керүне күздә тотса, мондый килешүне яклар ризалыгы буенча өзеп булмый. Гражданин килешү буенча йөкләмәләрне үтәмәгән өчен җавап тота. Студент дәүләтнең ярдәм чараларын һәм уку чыгымнарын түләргә тиеш: болар – стипендия, уку бәясе.

Әгәр килешү вузга максатчан кабул итү квотасы буенча укырга керүне күздә тотмаган икән, килешү яклар ризалыгы буенча өзелергә мөмкин. Ризалыкны заказ бирүче һәм гражданин язмача рәвештә рәсмиләштерергә тиеш. Әгәр сез максатчан урыннарга түгел, ә гомуми конкурс буенча укырга кергәнсез икән, уку чыгымнарын капларга кирәкмәс.

Әгәр дә килешү башка ярдәм чараларын тәкъдим итүне күздә тотса, бу мәсьәләне шәхси тәртиптә җайга салырга кирәк. Контрактны туктату турында төгәлрәк мәгълүмат алу өчен, мәгариф оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз.


Фикер өстәү