Чәчәк үстерүче Алсинә апа Сафиуллина: “Бакчада йөреп тә тамагым туя минем”

Тәтеш районының Байраш авылында яшәүче Алсинә апа Сафиуллинаның бакчасы – яздан көзгә кадәр шау чәчәктә. Сезон лаләләрдән башланып, дәлияләр белән тәмамлана. Шулар арасында йөреп ашау-эчүен дә оныта Алсинә апа.

Апас районының Әнәле авылыннан килен булып килгән ул. Ире белән өч ул тәрбияләгәннәр. Бик тырышып матур итеп йорт җиткезгәннәр. Уллары да әниләре үстергән гөл-чәчәкләр арасында хозурланып йөрергә ярата икән.

– Төпчек улымның әле укырга кермәгән чагы иде. Беркөнне яныма йөгереп килгән бу: “Әни, анда бер гөл 20 ләп чәчәк аткан”, – ди, сөенеп. Үзе саный да белми. Күп булгач, исе киткән. Минем ярату улларыма да күчкән, – ди 67 яшьлек Алсинә апа.

Төп йортта ире Рифкать абый белән яши ул. Ире биш ел элек инсульт кичергән. Шуннан бирле сөйләшә алмый икән. Җәен Рифкать абыйга иртүк ашарга әзерли дә бакчасына чәчәкләр янына ашыга хуҗабикә. Илледән артык төрле чәчәкнең һәрберсен тәрбиялисе бар чөнки. Арада роза, гортензия, пион, хризантема, петуния, ромашка, лилия, кашкарыйлар да бар. Өе дә гөлләр белән тулган. Тәрәз төпләрендә – төрле төстәге бегония, цикламен. Халык телендә, гөл үссен өчен ботагын урлап алырга кирәк, диләр. Алсинә апа күрмәгәндә генә яфрак-ботакларын чәлдерәләр икән. Кул китү дигән нәрсәгә ышана ул. Күп кенә гөлләре сула, бетә икән шулай.

– Кая гына барсам да, беренче булып, чәчәк кибетенә керәм. Ятрак орлыклар сатып алам. Аларның бөреләнүен, чәчәк атуын сабый бала кебек көтәм. Үзе бер бәйрәмгә тиң. Матурлыкка сокланам, чәчәкләрем белән сөйләшәм. Аерып кына атардай яраткан чәчәгем юк, – ди ул. Көз булуга карамастан, дәлияләр һаман чәчәктә. Югыйсә бәрәңгеләрен кышка әзерләп куяр вакыт җитте. Әмма кырау сукмыйча, берсенә дә кагылмыйм.

Гортензияне ничек үстерергә?

*Гортензия известьлы әче туфрак ярата. Төпләренә ылыс ботаклары күмәргә мөмкин. 10 литр суга 100 грамм лимон кислотасы салып, катнашма әзерләргә мөмкин. Чәчәк атканда шуны сибү файдалы. Гөл төпләренә кадак салырга була. Аларга да тимер кирәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү